Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Октябрь Бүләк авылында батыр райондашыбыз Альберт Шәйхетдинов истәлегенә мемориаль такта куелды

Районыбызда батыр якташыбызның исемен мәңгеләштереп шәһәребезнең бер микрорайонына аның исеме бирелде, ел саен аның истәлегенә бокс ярышлары, очрашулар уздырылып килә.

Мурманск өлкәсендә Баренц диңгезендә хезмәт иткәндә корабльдә янгын чыгып, Альберт Шәйхетдинов хезмәттәше Александр Лисица белән корабльне, иптәшләре тормышын саклап калу өчен аңлы рәвештә үлемгә барып, тиңдәшсез батырлык күрсәтәләр. Аларның икесе дә үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Районыбызда батыр якташыбызның исемен мәңгеләштереп шәһәребезнең бер микрорайонына аның исеме бирелде, ел саен аның истәлегенә бокс ярышлары, очрашулар уздырылып килә. Узган шимбәдә Альберт Шәйхетдинов туып-үскән Октябрь Бүләк авылында аның истәлегенә мемориаль такта ачылды.  Бу тантанада район җитәкчеләре, диңгез флотында хезмәт иткән, әфган сугышын узган райондашларыбыз, Альберт укыган мәктәп һәм көллият коллективлары, аның укытучылары, яшь армиячеләр, авылдашлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев