Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ныгымаган бозда сак бул

Әле җир өстенә ныклап кар да төшмәде. Әмма бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау сәбәпле, 19 ноябрьдә Лаеш районы Кама елгасында - 13; 23 ноябрьдә исә шул ук районда 126 балыкчы боз белән агып китә. Әле ярый Татарстан коткаручылары аерылып киткән боз кисәгеннән балыкчыларны үзвакытында коткара. Әле ныгырга да өлгермәгән боз өслеге...

Әле җир өстенә ныклап кар да төшмәде. Әмма бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау сәбәпле, 19 ноябрьдә Лаеш районы Кама елгасында - 13; 23 ноябрьдә исә шул ук районда 126 балыкчы боз белән агып китә. Әле ярый Татарстан коткаручылары аерылып киткән боз кисәгеннән балыкчыларны үзвакытында коткара. Әле ныгырга да өлгермәгән боз өслеге тиешле таләпләрне сакламаганда зур куркыныч тудыра. Әлеге уңайдан без район МЧС бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Коткаручыларның киңәшен белеп тору һәм үтәү бәла-каза, фаҗигаләрдән сакланырга ярдәм итәр.

- Бер кеше өчен бозның калынлыгы 10 сантиметр булганда гына куркынычсыз, диләр коткаручылар. - Ә җәяүле­ләр чыгу урыннарында ул - 15, автомобильләргә - 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Ныклы боз - үтә күренмәле, зәңгәрсу төстә булырга тиеш, ә аксыл-саргылт бозның ныклыгы икеләтә кимрәк. Мондый боз көпшәкле һәм ул теләсә кайсы вакытта җимерелергә мөмкин. Кар яуган боз өстеннән йөрү дә куркыныч. Ул агым булган, камышлар үскән җирләрдә нә­зегрәк. Әгәр дә һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югары булса, бозның ныклыгы 25 процентка кими. Төркем бе­лән боз аркылы чыкканда кешеләр арасында ара 5- 6 метрдан ким булмаска тиеш. Бу чорда ата-аналар балаларына контрольне көчәйтергә, зурлардан башка балыкка җибәрмәскә, ә өлкәннәр ал­коголь турында онытырга тиеш.

Беркайчан да бозга караңгы вакытта, кар яуган, томан булган чорда чыкмагыз! Бозга чыгыр алдыннан аны берәр колга белән тикшерергә кирәк. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп карамагыз, таяк яи­сә пүлән белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Боз аша чыгу өчен тапталган сукмакны яисә чаңгы эзен сайларга кирәк. Юка бозга басканыгызны сизсәгез, киң басып аякларны нык күтәрмичә ярга таба юнәлегез. Үзегез белән бау алырга онытмагыз.

Боз өслегеннән чаңгы белән чыгу яхшырак. Ул-бу була калса, тиз генә ташларга мөмкин булсын өчен чаңгы беркеткечләрен чишәргә кирәк. Бозның чыдамлыгында шикләнәсез икән, билегезгә бау урагыз, икенче очы артыгыздан өстерәлеп барсын, авыр йөк асмагыз!

Салкын суга төшеп киткәнсез икән инде, паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз һәм тигез сулагыз. Күкрәк белән бозга ятып акрынлап чыгарга тырышыгыз һәм үрмәләп бары тик килгән (тикшерелгән) эздән генә ярга чыгыгыз.

Боз астына төшкән кешегә шарф, каеш яки бүтән нәрсә ыргытыгыз. Коткарылган кешене яхшылап төрергә җылы эчемлек бирергә, җылыткычлар куярга кирәк. Батучыны кар белән уарга, спиртлы эчемлекләр бирергә ярамый. Үз иминлегебез үзебезнең кулда икәнлеген онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ныгымаган бозда сак бул