Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әни кочагында йокылар да татлы

Авылга кайтып, әнием янында бер генә кич булса да торып килдем әле. Кемгә ничектер, шәхсән минем үземә авылга кайту олы бер бәйрәм кебек тоела. Мунчаларын ягып, тәмле ризыкларын пешереп, кесә телефонына әллә ничә кат шалтыратып, зарыгып көтә ич ул безне әнкәй. Менә бу кайтуда да әнием белән рәхәтләнеп, озак итеп...

Авылга кайтып, әнием янында бер генә кич булса да торып килдем әле. Кемгә ничектер, шәхсән минем үземә авылга кайту олы бер бәйрәм кебек тоела. Мунчаларын ягып, тәмле ризыкларын пешереп, кесә телефонына әллә ничә кат шалтыратып, зарыгып көтә ич ул безне әнкәй.

Менә бу кайтуда да әнием белән рәхәтләнеп, озак итеп хуш исле каен себеркеләре белән чабына-чабына мунча кердек. Аннары гөрләшә-гөрләшә тәмле сый-нигъмәтләр белән чәй эчтек. Җәйгелеккә тышка чыгарып утырткан гөлләрне өйгә күчердек. Нәкъ балачактагыдай йокларга урынны да бергә җәеп яттык. Әниләрнең җылы кочагында йокылар да татлы була шул. Әле яткач та бик озак йокыга китә алмыйча, бу ләззәтле минутларга сөенеп, әниемнең йөрәк тибешен тыңлап яттым. Әйе, бик тә газиз һәм кадерле йөрәк тибешен! Күңелемнән аның йөрәгенең ару-талусыз әле тагын шактый еллар тибүен сорап Ходайга ялвардым.

Санаулы мизгелләр шулкадәр тиз үтеп китә шул, кызганычка каршы. Мин торганчы, әнием тавык-чебешләрен, этен, песиен ашатып, чәйләрен куеп өлгергән иде инде. Коръән ашы уздыра идек, әбиләр, апалар килүгә бар нәрсәне хәстәрләп, вакыт тагын очып үтте. Аш та тәмам, кабат китәр вакыт җитте. Менә бусы инде йөрәкне айкап ала торган, иң моңсу мизгелләр минем өчен. Чөнки безне үз янында тоеп, сөенечтән балкып йөргән әниемнең күзләренә, йөзләренә моңсулык иңә. Шул чакларда җаннарымның ничек өзгәләнгәнен белсәгез иде...

Үзем әлеге юлларны язам, үземнең күзләремнән яшьләрем тама. Инде атна яллары җиткәнен зарыгып көтәсе кала.

"Борчылма, газизем, яннарыңа кабат кош балалары кебек очып кайтып җитәрбез!" - дип күңелемнән генә әнием белән сөйләшәм. Көнгә үзе белән дә әллә ничә кат телефоннан аралашып, хәлләрне белешәбез үзе.

Әти-әниләр исән чакта кадерләрен белеп, аларны үзебез белән күрешүдән мәһрүм итеп тилмертмәсәк иде. Аларның теләк-хыялларын аяк астына салып таптамасак иде. Безгә бу якты дөньяны бүләк иткән изге затлар ич алар!

Гөлчәчәк Садрединова-Хаҗиева

http://www.adline.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әни кочагында йокылар да татлы