Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Насыйбуллиннар хуҗалыгы Азнакай районында иң яхшысы дип танылган

Азнакай районында күпләп терлек тотарга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта Мисал өчен, биш ел элек 10га якын гаилә фермасы исәпләнсә, быел алар 35кә җиткән. Күктәкә авылында яшәүче Әминә һәм Темир Насыйбуллиннар гаиләсе дә 30 га якын эре мөгезле терлек, 10нан артык сарык, кош-корт асрап, булганына сөенеп эшлиләр. 2017 елда район...

Азнакай районында күпләп терлек тотарга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта

Мисал өчен, биш ел элек 10га якын гаилә фермасы исәпләнсә, быел алар 35кә җиткән.

Күктәкә авылында яшәүче Әминә һәм Темир Насыйбуллиннар гаиләсе дә 30 га якын эре мөгезле терлек, 10нан артык сарык, кош-корт асрап, булганына сөенеп эшлиләр.

2017 елда район буенча алар "Иң яхшы шәхси хуҗалык" бәйгесендә җиңү яулаганнар.

- 30 еллап элек бу авылга кайтып төпләндек. Колхоздан бер сыер алдык. Шуннан соң терлек саны артты да артты инде, - дип сөйләп китте Әминә апа абзар эченә керүгә.

- Токымнары төрле. Сөтлерәге, ит өчен асрый торганы да бар, - дип сүзгә кушылды хуҗа. - Колхоздан киткәч, бөтен көчемне, игътибарымны аларга биреп, җиң сызганып тотындым.


Насыйбуллиннарның сөтлебикәләрне ничек холык күрсәткәнен, "Файер" кушаматлы шәһәрдән кайткан песиләре хуҗаларына терлекчелектә ни рәвешле ярдәм иткәнен "Маяк" газетасы битләрендә укыгыз.


Күңел биреп эшләгәч, хезмәтләренең күрсәткечләре дә югары. Бүген бер сыердан 15 литр сөт савып алынса, җәен аның күләме 30 ар литрга җитә икән. Юкка гына: "Сыеры барның сые бар" дип әйтмиләр шул!

Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Насыйбуллиннар хуҗалыгы Азнакай районында иң яхшысы дип танылган