Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Намуссызларга көн бетә

13 декабрьдән РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде.

Кодекста барлыкка килгән яңа 360.1 маддә дәүләт хезмәт инспекторларының хокукларын киңәйтә. 

Хәзер эш бирүче хезмәт хакы түләми икән, хезмәт инспекторы аңа карата боерык чыгара. Ул исә эш бирүчегә булган әҗәтләрне билгеләнгән вакытка түләп бетерүне йөкли.

Әгәр моннан соң да бу үтәлмәсә, инспектор эш бирүчегә карата хезмәт бурычларын мәҗбүри түләттерү турында карар чыгара. Ул башкару документы булып исәпләнә һәм суд приставларына җибәрелә.

Моңа кадәр бурычны мәҗбүри түләттерү өчен суд карары кирәк, ә суд эше озак вакытка да сузылырга мөмкин иде.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев