Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наил Низамовны тормыш иптәше Рузалия туган көне белән котлый

Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, бабабыз, киявебез, кодабыз Низамов Наил Гыйматулла улына 7 февральдә 60 яшь тулды. Кадерлебез, сине бу олы юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Үз гомереңдә син сикәлтәле юллар узып, күпне кичергән булсаң да картаймагансың,...

Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, бабабыз, киявебез, кодабыз Низамов Наил Гыйматулла улына 7 февральдә 60 яшь тулды.

Кадерлебез, сине бу олы юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Үз гомереңдә син сикәлтәле юллар узып, күпне кичергән булсаң да картаймагансың, саргаймагансың.

Алдагы көннәреңне дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, якыннарың, туганнарың белән бергә гомер кичерергә язсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

60 яшь бит матур гомер,

Борчылма син килгән картлыкка.

Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,

Калган гомер үтсен шатлыкта.

Иң изге теләкләр белән: барлык якыннарың, туганнарың исеменнән тормыш иптәшең Рузалия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наил Низамовны тормыш иптәше Рузалия туган көне белән котлый