Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Муниципаль учреждениеләр бухгалтериясе үзәкләштерелә

5 февральдә Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Биш ел вакыт белән 508-527 нче Азнакай шәһәре һәм 528-569 нчы Азнакай районы сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составына һәм участок сайлау комиссияләре составы резервына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында мәсьәлә буенча район Советы аппараты җитәкчесе А.Хәлиуллин доклад ясады....

5 февральдә Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды.
Биш ел вакыт белән 508-527 нче Азнакай шәһәре һәм 528-569 нчы Азнакай районы сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составына һәм участок сайлау комиссияләре составы резервына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында мәсьәлә буенча район Советы аппараты җитәкчесе А.Хәлиуллин доклад ясады.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, утырышта муниципаль учреждение җитәкчесе урынына эшкә керүче затлар һәм муниципаль учреждение җитәкчеләре тарафыннан РФ Хезмәт Кодексының 275 нче маддәсе сакланышы, әлеге затлар тапшыра торган белешмәләрнең дөреслеге һәм тулылыгын тикшерү турында район башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече Н.Сабирҗанов чыгышы тыңланды. Муниципаль казна, бюджет, автоном учреждениеләрнең һәм җирле үзидарә органнарының финанс-хуҗалык эшчәнлеген үзәкләштерелгән тәртиптә тәэмин итү, бухгалтерлык исәп-хисабын алып бару максатларында Азнакай район Советы Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының үзәкләштерелгән бухгалтериясен булдыру турында карар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенә аның җитәкчесен билгеләү, структурасын һәм штат расписаниесен раслау бурычы йөкләтелде.
Коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, хәзер муниципаль хезмәткәрләргә рәсми чараларда, командировкаларда бирелгән бүләкләр, бәясе 3000 сумнан артса, җирле үзидарә органнарына тапшырылырга тиеш.
Ахыры. Башы 1 нче биттә

Муниципаль хезмәткәр бүләкне үзендә калдырасы килсә, аны сатып ала ала.
Бүләкләрне тапшыру тәртибе белән район башкарма комитетының оештыру-кадрлар белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Р.Мөстәкыймова таныштырды.
Утырышта шулай ук Азнакай муниципаль районының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә каралып, комиссиянең яңа әгъзалары расланды.
Соңыннан Азнакай шәһәренең 7 нче сайлау округы буенча депутат Г.Һадиуллина һәм Тымытык авыл җирлеге буенча депутат А.Габдрахмановлар башкарган эшләренә хисап тоттылар. Район башлыгы М.Шәйдуллин аларның депутатлык эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муниципаль учреждениеләр бухгалтериясе үзәкләштерелә