Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның 16 гыйнварда йөрәге тибүдән туктады

Аңа быел 84 яшь тулган булыр иде. Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Таһир Шәмсуров әлеге кайгыны шигъри юлларга салган һәм редакциябезгә юллаган.

Таһир Шәмсуаров

       Татар сандугачына

(Илһам Шакировка багышлана)

 

Кышкы буран тынып калды,

Борчулар йөздә.

Күз яшен тыю мөмкинме,

Югалту бездә!

 

Нинди дарулар табырга

Сагыш басарга.

Үлемсез җыр юл алачак

Килер гасырга.

 

Әдрән диңгезләргә безне

Кем алып барыр?

Йокымсораган милләтне

Кемнәр уятыр?!

 

Һәр җырына милләтенең

Язмышын салды.

Сәхнәгә чыкса сандугач

Тукталып калды.

 

Ул көйләгән милли җырлар

Биләде шундук.

Моң бары татарда гына

Тәрҗемәсе юк.

 

Бөек Илһамны югалту

Бәгырьгә үтә.

Тукай, Илһамлы халыкны

Мәңгелек көтә!

 

16.01.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев