Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәшгульлек хезмәткәре – игелекле һөнәр

Быел, мәшгульлек хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан, Социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы тармак коллективлары һәм хезмәткәрләре арасында республикакүләм һөнәри бәйге оештырды. Нигез салынганнан алып гел яхшылар рәтендә йөргән Азнакай мәшгульлек үзәге анда яхшы күрсәткечләр яулады. Коллектив данын яклап көч сынашкан, озак еллар биредә эшләп зур тәҗрибә яулаган хезмәткәрләрдән бу уңышка...

Быел, мәшгульлек хезмәтенә 25 ел тулу уңаеннан, Социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы тармак коллективлары һәм хезмәткәрләре арасында республикакүләм һөнәри бәйге оештырды. Нигез салынганнан алып гел яхшылар рәтендә йөргән Азнакай мәшгульлек үзәге анда яхшы күрсәткечләр яулады. Коллектив данын яклап көч сынашкан, озак еллар биредә эшләп зур тәҗрибә яулаган хезмәткәрләрдән бу уңышка ирешүнең сере белән кызыксындык.

"Гражданнарны эшкә урнаштыруда профессионал" номинациясендә беренче урынны яулаган үзәкнең әйдәр инспекторы Лилия Сәлахова:

-Без, Лилияләр, коллективта дүртәү. Лилия исеменең мәгънәсе - шатлык өләшүче дигәнне аңлата, димәк, Хак Тәгалә безне тиктомалдан гына бер үзәккә тупламаган: без башкаларга ярдәм итәргә, сөенеч өләшергә тиеш! Һәм һәр иртәдә эшебезне әнә шул нияттән башлыйбыз да. Мин биредә эшли башлаган көннән үк шуны аңладым: эш эзләүчеләргә без әүвәл теләгенә ирешүдә үзенә дә актив булырга, иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга кирәклеген аңлатырга, рухи терәк тә булырга тиеш. Ә инде тормышта үз урынын табарга, эшле булуда ярдәм итә алабыз икән, без ул кешенең үзеннән дә ныграк куанабыз. Физик мөмкинлекләре чикләнгән, тормыш авырлыклары алдында калганнарга бигрәк тә. Узган ел гына да 16 инвалид кешене даими эш урынлы итә алдык. Алардан ишетелгән рәхмәт сүзләреннән соң күңелләр тагын да сафланып кала, гел яхшылыклар гына кыласы килеп тора...

Һөнәри бәйгедә өченче урынны алган эш бирүчеләр белән эшне оештыру бүлеге өлкән инспекторы Ләйсән Гарипова:

-Күп тырышлык таләп итсә дә, эшебез кызыклы безнең. Яңа алымнар кулланып һәм технологияләр кертеп эшли башлагач, безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләүче оешма-препдприятиеләр бермә-бер артты. Чагыштыру өчен: 2013 елда хезмәткәрләргә мохтаҗлык булуы турында ел дәвамында 524 предприятие хәбәр итсә, бүгенге көндә бу сан 1091 тәшкил итә. Хезмәт ярминкәләре оештырганда алга таба предприятиеләрне тәкъдир итүне видео рәвшендә, вакансияләр хакында турыдан-туры эш урынын күрсәтеп сөйләү, эш эзләүчеләрдән резюмеләрне дә видеоматериал рәвешендә яктырту кебек яңалыкларны да кертергә җыенабыз. Эш бирүчеләр белән якыннан арлашу үз нәтиҗәсен бирә, әлбәттә. Соңгы араларда элемтәләребез тагын да ныгый бара.

Башкарган эшенә иҗади карашы белән жюрины әсир иткән махсус программалар һәм эшкә урнаштыру бүлеге әйдәр инспекторы Светлана Кәримова:

-Безнең бүлеккә ел саен 5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. Эш эзләп килүчеләрнең 70 проценты хезмәткә урнаштырыла. Мин үзем элек эшмәкәрлек белән шөгыльләндем, әмма биредә урнашып, аңа баш-аягым белән чумуга ук гомерем буе эзләгән җанга якын шөгыль табуымны аңладым һәм инде менә 10 ел бик рәхәтләнеп райондашларыма эш табуда ярдәм итәм. Бер йодрыкка тупланган, максатларны уртак итеп, уңышлы нәтиҗәләр өчен көч куйган шушы коллективта эшләвем белән үземне бик бәхетле саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәшгульлек хезмәткәре – игелекле һөнәр