Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәрьям Миннегулова азнакайлыларны ел дәвамында тәмле ризыклары белән сыйлады

«Маяк» газетасында һәм сайтында без аш-су рецептларын даими биреп киләбез.

Мәндәй авылыннан Мәрьям Миннегулова үзенең белгәннәре белән бик теләп уртаклаша.

Аның үз Интернетта үз блогы да бар. Язылучылары саны Вконтактеда гына да 23 меңнән артып китә.

Тормыш иптәше Фәритнең туган авылында , әтиләре янындагы буш нигездә бик матур йорт салып, менә чирек гасыр тырышып биредә гомер итәләр.

Ятимлек ачысын татып, әби канаты астында эшкә өйрәнеп үскән яшь киленне (ул чакта Мәрьямгә 18 яшь була, Фәритеннән тугыз яшькә кечерәк) авылдагы бернинди кыенлыклар да куркытмый. Ул фермада сыерлар сава башлый. Район, хәтта республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар яулап, иң алдынгы савымчыларның берсенә әверелә. Әнә шундый авыр эштән кайткач, гаиләсен көн саен аш төрләндереп сыйларга да, заказга тортлар ясарга, чәк-чәк пешерергә, токмачлар кисәргә дә, кышка кайнатмалар, компотлар, яшелчә консервалары әзерләргә дә вакыт таба. Бәйрәм җитсә, мәдәният йорты сәхнәсеннән төшми. Бүгенге көндә авылдагы өлкән кешеләргә социаль хезмәт күрсәтә Мәрьям. Аларны да үзенең тәмле ризыклары белән сыйлап күңелләрен күрә, тәмле теле, тырышлыгы, намуслы булуы белән хөрмәтләрен казана.

Фәрите исә тирә-як авылларны куандырып, үз “Газел”ендә көн дә Азнакайга пассажирлар йөртә. Бу якка башка бернинди дә маршрут юк, шуңа күрә калага юлы төшкән һәркем Ходайдан аның исәнлеген сорый. Йомшак теле белән генә түгел, ярдәмчеллеге белән дә кешеләрнең хөрмәтен казана ул. Сырхауханәдән кереп алып, кемнеңдер әйберләрен күтәрешеп чыга, авыр йөгең булса, капка төбенә кадәр илтеп куя, үзең бара алмаганда, кибеттән яки аптекадан кирәкле әйберен-даруын алып кайтып бирә. Әтисе Мөнәвир абый да авылда иң ипле кешеләрдән иде. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, улы да тәмәке белән хәмерне якын да китерми, тыныч холыклы, җор күңелле.

Бу гаиләнең сокланырлык, үрнәк алырлык яклары бик күп. Алар бергәләп җиләккә йөрергә, табигать белән хозурланырга, ял итәргә яраталар. Рәхәт итеп, тормышның тәмен һәм ямен тоеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев