Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәрхәмәтле булыйк!

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан республикада инвалидлар ункөнлеге игълан ителде. Районыбызда исә ул, башкалардан аермалы буларак, айлык булып узачак. Аның барышында нинди чаралар уздырылачагы хакында безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев түбәндәгеләрне хәбәр итте: -Бүгенге көндә районыбызда 4253 инвалид яши (халыкның 7%), шул исәптән 265 инвалид...

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан республикада инвалидлар ункөнлеге игълан ителде.
Районыбызда исә ул, башкалардан аермалы буларак, айлык булып узачак. Аның барышында нинди чаралар уздырылачагы хакында безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев түбәндәгеләрне хәбәр итте:
-Бүгенге көндә районыбызда 4253 инвалид яши (халыкның 7%), шул исәптән 265 инвалид бала. Безнең бурыч - авыр тормыш сынавына дучар булганнарга ярдәм күрсәтү, аларга тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр тудыру. Бу властька гына түгел, һәрберебезгә кагыла. Предприятие, оешмалар җитәкчеләре бер генә инвалидны да игътибарсыз калдырмас дип ышанабыз. Районда бюджет өлкәсендә эшләгән, предприятиеләре ликвидацияләнгән, башка төбәкләрдән күчеп килгән 1350 инвалид бар. Җирле бюджеттан аларга матди ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Һәркемне мохтаҗ инвалидларга средстволар җыю акциясенә кушылырга, хезмәт коллективларында аларга чәй табыннары, матбугатка язылу оештырырга, өйләренә барып, көндәлек борчыган мәсьәләләре белән кызыксынырга чакырабыз.
3 декабрьдә Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара узачак. Анда үзешчән сәнгатьтә катнашучы инвалидлар чыгыш ясаячак.
10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен (5 яшьтән 16 яшькә кадәр) "Кышкы әкият" дигән мәдәни-күңел ачу чарасы оештырыла.
21 декабрьдә азнакайлылар хәйрия марафонында актив катнашырлар дип көтеп калабыз.
Бары уртак көч белән генә һәркемнең йөрәгенә барып җитә алачакбыз. Хөрмәтле райондашлар, без күп тапкырлар мәрхәмәтлелек үрнәге күрсәттек, бу айлык барышында да кеше кайгысын үз йөрәгебез аша үткәреп, ярдәм кулы сузсак иде.

Хөрмәтле райондашлар!

"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе сәяси советы Инвалидлар көненә багышлап шәфкатьлелек һәм игелек акциясе үткәрү турында карар кабул итте. Акция барышында халыктан яхшы торыштагы әйберләр, бүләкләр җыю оештырыла. 10 декабрь көнне алар физик мөмкинлекләре чикле райондашларга тарату өчен район инвалидлар җәмгыятенә тапшырылачак. Безнең адрес: Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 21 йорт. (ГРДК, 1нче кат). Барчагызны да игелек акциясендә катнашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрхђмәтле булыйк!