Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Монолит микрорайонында Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Һәр туган көннән – көч, кешеләргә ярдәм итүдән тәм һәм ямь табып яшәүче кешеләр була. 

Шәһәребезнең 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова – әнә шундыйларның берсе. Аның беркайчан да тик утырган чагы юк. Әле генә өлкәннәргә ярдәмгә чыгып йөгерә ул, әле генә балаларны җыя, үзе дә районыбызда уздырылган чаралардан читтә калмый.

Бу ялларда Монолит микрорайонындагы мәйданчыкта Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур һәм күңелле бәйрәм чарасы үтте.

Аны оештыручы да, үткәрүче дә, балаларны уйнатучы, аларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлаучы да Нурия Хаҗипова иде!

“Арлекиннар” – Нурия Хаҗипова һәм 2 нче ТОС рәисе Гөлфия Шәрәфетдинова балалар өчен күңелле уеннар әзерләгәннәр. Әти-әниләр дә читтә калмады – алар да балалар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачты.

– Бәйрәмне үткәрүдә ТОС активы да зур ярдәм күрсәтте. Һәр чарада актив катнашкан Монолит халкына аерым рәхмәтләремне җиткерәм,  – ди Нурия Хаҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев