Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мондый бәхет кемгә эләгә...

Безгә - өлкән яшьтәгеләргә, кешеләр тарафыннан күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлыктан да зуррак бәхет юк. Олы юбилеем белән тәбрикләргә җитәкчеләрнең атналык планеркасына ук чакыргач, бөтенләй югалып калдым. Башлыгыбыз мине тәбрикләп чәчәкләр, сәгать, грамота бирде. Мондый бәхет кемгә эләгә әле ул? Бер көнне тәрәзәмне алыштыруларын сорап та хакимият җитәкчеләренә кергән идем. Берсүзсез...

Безгә - өлкән яшьтәгеләргә, кешеләр тарафыннан күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлыктан да зуррак бәхет юк. Олы юбилеем белән тәбрикләргә җитәкчеләрнең атналык планеркасына ук чакыргач, бөтенләй югалып калдым.
Башлыгыбыз мине тәбрикләп чәчәкләр, сәгать, грамота бирде. Мондый бәхет кемгә эләгә әле ул? Бер көнне тәрәзәмне алыштыруларын сорап та хакимият җитәкчеләренә кергән идем. Берсүзсез алыштырып та куйдылар.
Шундый кайгыртучанлык, тәбрикләүләрдән соң, күңелем тулып, утырып еладым. Бүләкләүләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов иңнәремә ак шәл япты. Элекке ПАТП, хәзерге "Фривей" оешмасы җитәкчеләре, ветераннар оешмасыннан да бик матур тәбрикләүләр алдым. Әле шушы көннәрдә генә җитәкчелек ярдәме белән бер төркем ветераннар Свияжскига сәяхәт кылдык.
Мин бит 17 ел колхозда сыер сауганнан соң, гомерем буе пассажир автотранспорты предприятиесендә кассир, контролер булып эшләдем. Эшемне намус белән яратып башкаруымда сугыш ветераны әтием Гатиятулла Сөнәгатовның өлеше зур. Уң кулы төптән үк булмаса да, ул сулы белән бөтен эшне дә башкара иде һәм эшкә дә мине ул өйрәтте.
Наҗия НАСЫЙРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мондый бәхет кемгә эләгә...