Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Модалы киемне каян алырга?

Ел да үзгәреп торган мода артыннан куып җитмәле түгел. Шулай да...

Без быел кием-салымда нинди модалы үзгәрешләр көтелүе, төсләрнең кайсыларына өстенлек бирелүе, җәйне нәрсәдә үткәрү заманча булачагы белән кызыксынып, интернет киңлекләрен актардык. Әйтергә кирәк, мода белгечләренең һәркайсының үз фикере. Барысын өйрәнеп, алтын урталыкны барлап, сезнең игътибарга да кайбер төп акцентларны җиткерергә булдык, хөрмәтле укучыларыбыз.

 

Һәрвакыттагыча, иң беренче чиратта уңайлы, һәркемгә индивидуаль килешле киемнәргә өстенлек бирелә. Бу язда җиңел, юка куртка-плащлар, баллон тукымадан киемнәр модада. Яшьләр өчен кыска балаклы чалбар, велосипедкалар да бу сезонның тренды. Аларга ачык төстәге жакетлар, топ, күлмәк, блузкалар киеп, Сез бик күпләрнең игътибар үзәгендә булачаксыз. Комбинезонның да актуальлеге хакында онытмагыз.

Төсләргә килгәндә, хаки, зәйтүн, шәфталау, яшел, кызыл төсләр әлеге исемлек фаворитлары. Тасмалы рәсем, вак борчак, вак чәчәклеләр модалы киемгә дә, классик киемгә дә бара.

Гәүдәм юантык, ни кияргә инде, дип тә аптырамагыз, иркен, трапеция тегелешлеләре тулыларга да, ябыкларга да бик килешле.

Быелгы җәйдә үтә күренмәле блузкалар, җиңелчә, юка материалдан күлмәкләр модага керә.

Йомгаклап әйткәндә, иң беренче чиратта үзегезгә ошаган һәм уңайлы кием сайларга тырышыгыз.

Реклама хокукларында

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев