Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Моң таралды авыл урамына

Быел социаль-мәдәни объектлар төзү һәм төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Дистәгә якын авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Район тарихында сирәк күренеш бу. Чираттагы мәдәният йорты узган сишәмбедә капиталь ремонттан соң Мәндәй авылында ачылды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Ике дистә ел дәвамында ремонт күрмәгән мәдәният йорты бүген өр-яңа күлмәген кигән. 90 хуҗалыгы...

Быел социаль-мәдәни объектлар төзү һәм төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Дистәгә якын авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Район тарихында сирәк күренеш бу. Чираттагы мәдәният йорты узган сишәмбедә капиталь ремонттан соң Мәндәй авылында ачылды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Ике дистә ел дәвамында ремонт күрмәгән мәдәният йорты бүген өр-яңа күлмәген кигән. 90 хуҗалыгы булган кечкенә генә Мәндәй авылы халкы өчен җыйнак кына, матур, җылы клуб булган ул. Тантанага килгән район җитәкчелеге бина белән танышып йөргәч, аны тагын да зурайтып, яшьләр өчен спорт залы, спорт инвентарьлары белән җиһазлау турында да фикер алышты.
Авыл халкының төрле гозер белән әледән-әле район үзәгенә бару мөмкинлеге юк. Бу көнне район үзәгеннән килгән белгечләргә сораулар бирү мөмкинлеге дә булды. Җитәкчеләр мәндәйлеләрне аеруча борчыган су проблемасын хәл итү буенча да чаралар күрелүен әйттеләр.
Бәйрәм тантанасын муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов башлап җибәрде.
- Авылда җыр-моң яңгырап торсын, яше дә, өлкәне дә бу бинада рәхәтләнеп күңел ачсын, - диде ул.
Аның теләкләренә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Шәмсетдинов, Чубар Абдул җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов кушылды, авыл халкына иң изге теләкләрен юллады.
Бәйрәм күчтәнәчсез булмый. Әнә, алдынгы терлекче Гамир Гаттаров район башлыгының Мактау грамотасы, авылның иң актив ветераны Гайнелхәят апа Җамалиева "Район һәм шәһәр ветераннар советына - 40 ел" юбилей медале белән бүләкләнде. 50 ел бергә тигез гомер кичергән Фәймә апа һәм Гөлүс Ихсановлар адресына да җылы сүзләр күп булды.
Менә ремонт чорында тансыклаган җыр, моң авазы яңгырады. Ул аваз бинага гына сыеша алмыйча авыл урамнарына таралды. Атлас Хуҗин җитәкчелегендәге тальянчылар ансамбле татар халык көйләрен сиптерде генә. Азнакай артистлары мәндәйлеләрне котлап, әнә шулай зур концерт программасы белән килгән. Авылныкылар да сынатмый. Рәфкать ага Җиһангировның гармунда уйнап җырлавын тамашачылар алкышларга күмде.
Иң нык сөенгәне 10 ел дәвамында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүче Әлфирә Әскарова, сәнгать җитәкчесе Зинфира Шәфыйгуллина булгандыр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне зур казан белән пылау пешереп, авылдашларын сыйларга да вакыт тапты. Күрше авылдан эшмәкәр Фәридә Шәйдуллина чәк-чәк, сумса һәм башка татар халык ашлары алып килгән.
Мәндәйдә яңарышлар күп: урам утлары сузылган, фермага юллар салынган, менә хәзер бер дигән клублары булды, үз җәмгыятьләре, эшмәкәрләре дигәндәй...
Авыл халкы әлеге эшләрдә зур ярдәм күрсәткән район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның командасына, җәмгыять һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә, төзүчеләргә ("Еврострой" ҖЧҖ) зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Моң таралды авыл урамына