Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвездә күршеләр күңел ачты (ФОТО+ВИДЕО)

​​​​​​​Мәчет тирәсендә яшәүчеләр җәйнең бик матур торган бу сишәмбесендә бергә җыелып кич утырып күңел ачты.

Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Бердәмлекләре, тынгысызлыклары белән сокландырган шәһәрнең ТОС җитәкчеләре шушы җирлекнең иҗтимагый үзидарәсен җитәкләгән Фаяз Салиховка оештыру эшләрендә җыелып ярдәмгә килгән.
Халык үзешчәннәребезнең җыр-биюле чыгышларын тыңлап кинәнде, соңгы вакытта бу тирәдә алып барган төзекләндерү, яңартулар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Мәчеткә нигез корудан алып бу изге эштә башлап йөргән һәм озак еллар анда дини йолалар үтәгән, сабак биргән Әмирҗан хәзрәт исеме бирелү тактасын ачу бәйрәмнең тантаналы мизгелләре булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев