Мәнәвез һәм Әгерҗедә тыл ветераннары күз уңында
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвез һәм Әгерҗедә тыл ветераннары күз уңында

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлектә Әгерҗе авыл биләмәсендә дә киңкырлы эшләр җәелдерелде.

Әле шушы көннәрдә генә биләмә активистлары – ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина, катапханәче Дәрия Кәримова, Мәнәвез һәм Әгерҗе мәдәният йортлары мөдирләре Гөлнара Габдрәкыйпова һәм Гөлназ Исламова ике авылның тыл ветераннары – дистәгә якын өлкән яшьтәге авылдашлар янында булдылар. Аларның хәл-әхвәлләрен белештеләр, сугыш чоры истәлекләрен яңарттылар. Күчтәнәчләргә дә ак яулыклы әбиләр бик сөенде.

–Хәзерге тормышлар бик рәхәт, башка буыннарга сугыш афәтләрен кичерергә язмасын, диде Зәйтүнә апа Мостафина. – Бер кисәк ипи өчен көн-төн эшләгән чаклар тарих битләрендә генә калсын...

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев