Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөслимнең үз йөзе

Мөслим авылында хисап җыелышы үзара киңәшләшү, фикер алышу шартларында барды. Урсай авылы җирлеге башлыгы (җирлеккә Урсай һәм Мөслим авыллары керә) Илнур Ярмиев узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган бурычларга тукталганнан соң, мөслимлеләр бердәм булып, киләчәктә авылны тагын да матурлау, уңайлы итү мәсьәләсендә үз фикерләрен белдерде. - Мөслим авылы...

Мөслим авылында хисап җыелышы үзара киңәшләшү, фикер алышу шартларында барды.
Урсай авылы җирлеге башлыгы (җирлеккә Урсай һәм Мөслим авыллары керә) Илнур Ярмиев узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган бурычларга тукталганнан соң, мөслимлеләр бердәм булып, киләчәктә авылны тагын да матурлау, уңайлы итү мәсьәләсендә үз фикерләрен белдерде.
- Мөслим авылы буасын чит-ятлардан таптатуга чик куярга кирәк. Син янып-көеп эшләп йөрисең, ә каяндыр килгән кешеләр шашлык пешереп, балык тотып, җирләребезне таптап, чүпләп ята.
- Басуларны маллардан таптатабыз. Мал хуҗаларына кискен таләпләр куярга кирәк.
- Торган җиребезне ямьле итү өчен бердәм булып, бергәләп эшлик!
... Бер генә кешенең дә авыл язмышы өчен битараф булмавы, аның өчен янып-көеп яшәве турында сөйли бу сүзләр.
Мөслимлеләр бәхетле халык. Чөнки биредә ике фермер Фәнүс Кәримов һәм Ландыш Закирова уңышлы эшләп килә. Алар үз авыллары өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Икмәген, фуражын, печән-саламын халыкка биреп баралар. Җирле халыкны эш белән тәэмин итәләр, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм күрсәтәләр.
- Авылыбыз бик матур. Җитәкчеләр оештыралар, тырышалар. Үз авылыбыз уллары Фәнүскә, Илнурга рәхмәт. Илнур әтиемнең (Рәфис Ярмиевнең )эшен дәвам итәм, дип Казанда укыган җиреннән кайтты. Тырышып йөри. Күчмә стоматология кабинеты килеп, тешләргә кадәр дәваладык. Почта хезмәткәре бөтен пенсионерларга ут, суга түләргә ярдәм итә. Бу уңайлыкларны оештыручы җитәкчеләргә рәхмәтлебез. Кая карама чәчәкләр үсә. Яшьләр үз авылларын саклау өчен бар тырышлыкларын куя, - дип, Әнисә Габдрахманова пенсионерлар исеменнән җылы сүзләрен җиткерде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин мөслимлеләрне район күрсәткечләре белән таныштырды һәм бер төркем фидакарьләргә бүләкләр тапшырды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мљслимнећ үз йөзе