Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп музее активистлары кино тарихы белән таныштылар

Балалар иҗат үзәгенең мәктәп музее активистлары район үзәк китапханәсендә Кино елы уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Валентина Горшунова укучыларны нәфис фильмнарның нигезенә яткан китаплар күргәзмәсе, бу фильмнарның актерлары, режиссерлары, операторлары белән таныштырды. Укучылар бик кызыксынып китапларны фильмнар белән чагыштырдылар. 2016 елда Россия ике юбилейны - илдә беренче тапкыр кино күрсәтелүгә 120...

Балалар иҗат үзәгенең мәктәп музее активистлары район үзәк китапханәсендә Кино елы уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Валентина Горшунова укучыларны нәфис фильмнарның нигезенә яткан китаплар күргәзмәсе, бу фильмнарның актерлары, режиссерлары, операторлары белән таныштырды. Укучылар бик кызыксынып китапларны фильмнар белән чагыштырдылар.

2016 елда Россия ике юбилейны - илдә беренче тапкыр кино күрсәтелүгә 120 ел һәм "Союзмультфильм"га 80 ел тулуны билгеләп узачак. Китапханәдәге күргәзмәләр дә ел дәвамында укучыларны сөендереп торачак.

Китапханәчеләр әзерләгән "Нәрсә ул Кино?" дигән презентация дә кино һәм киномотографистлар тарихы, кино төшерүнең иске һәм яңа технологияләре, жанрлары турында бик күп мәгълумат бирде.

Тәкъсимә Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп музее активистлары кино тарихы белән таныштылар