Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәкерле эш җәзасыз калмый

Районның 26 яшьлек гражданы алдан сөйләшенеп, зур күләмдә законсыз рәвештә наркотиклар сатуда гаепләнә. Узган ел гр. Ч. алдан сөйләшенеп наркотиклар сатарга уйлый. Әлеге мәкерле эшкә үзенең бертуган сеңлесен дә тарта. Сеңлесе шактый күләмдәге наркотикларны үзләре билгеләгән биналарның диварлары арасына яшерә һәм бу турыда абыйсына хәбәр итә. Анысы исә кәрәзле телефоннан...

Районның 26 яшьлек гражданы алдан сөйләшенеп, зур күләмдә законсыз рәвештә наркотиклар сатуда гаепләнә. Узган ел гр. Ч. алдан сөйләшенеп наркотиклар сатарга уйлый. Әлеге мәкерле эшкә үзенең бертуган сеңлесен дә тарта.
Сеңлесе шактый күләмдәге наркотикларны үзләре билгеләгән биналарның диварлары арасына яшерә һәм бу турыда абыйсына хәбәр итә. Анысы исә кәрәзле телефоннан сатып алучыга наркотикларның кайда куелуын хәбәр итә.
Җинаять эшен карау нәтиҗәләре буенча суд гр. Ч.ны алдан сөйләшенеп, төркем белән законсыз рәвештә зур күләмдә наркотиклар сатуда гаепли һәм аны 7 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгара. Ул аны катгый режимдагы төзәтү колониясендә узарга тиеш. Карар әлегә закон көченә кермәгән. Без капчыкта ятмаган кебек, һәрбер мәкерле эш өчен барыбер түләргә туры килә.
Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәкерле эш җәзасыз калмый