Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли проектлар гамәлдә

Мәшгульлек үзәге хәбәр итә.

“Демография” федераль милли проектны тормышка ашыру кысаларында федераль һәм республика бюджеты хисабына һөнәри укыту һәм өстәмә белем алдыру түбәндәге категория гражданнар өчен оештырыла:

*аларның мәшгульлеген саклау максатында предприятие, оешмаларның яше 50 дән узган хезмәткәрләре өчен;

*мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән эш эзләүче 50 яшьтән узган кешеләр өчен;

*хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган, баласы 3 яшькә кадәр аны карау ялында булган хатын-кызлар өчен;

*эшләмәгән, эш эзләп мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән мәктәпкәчә яшьтәге (0-6 яшьлек) балалары булган хатын-кызлар өчен.

Азнакай муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары югарыда әйтелгән категория хезмәткәрләрне укытуга субсидия алала, яки аларны шәһәрнең мәшгульлек үзәге аша укыта ала.

Азнакай мәшгульлек үзәге 2020 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектын тормышка ашыруда катнашу өчен предприятиеләрдән хезмәткәрләрне укытуга заявкалар кабул итә.

Хезмәткәрләрне укыту өчен эш бирүчегә бюджет хисабыннан субсидия бирелә. Эш бирүче аларны укытуны үзе оештыра. Персоналны укытуга финанс яктан тәэмин итүгә субсидия тулаем бирелә, моның өчен аңа үз акчасын тотарга кирәк булмый. Персоналын укытырга теләге булган эш бирүчеләр мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (85592) 7-55-32.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев