Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәхәббәт ничек туа

Бу - гомерлек тема. Ә менә немец психологлары мәхәббәт бер мизгел эчендә туа дип исбатлыйлар. Флиртның бу беренче өлешенә нибары сигез секунд җитә. Шул вакыт эчендә хатын-кыз аның турында бөтен мәгълүматны туплап өлгерә: ошарлыкмы, ышанычлымы, күзләре ни турында сөйли. Ә ир-ат исә, гадәттә, аның чибәрлегенә, гәүдәсенә, аякларына игътибар итә. Эчке...

Бу - гомерлек тема. Ә менә немец психологлары мәхәббәт бер мизгел эчендә туа дип исбатлыйлар. Флиртның бу беренче өлешенә нибары сигез секунд җитә. Шул вакыт эчендә хатын-кыз аның турында бөтен мәгълүматны туплап өлгерә: ошарлыкмы, ышанычлымы, күзләре ни турында сөйли. Ә ир-ат исә, гадәттә, аның чибәрлегенә, гәүдәсенә, аякларына игътибар итә. Эчке дөньясы әле аны кызыксындырмый.
Икенче мизгелдә инде кызыксыну уяна. Баш миенә үзеннән-үзе мәгълүмат-сигналлар килә (кулларын күкрәгенә кушырырга ярата икән, бераз алга таба бөкрәя төшкән, башын бик югары тота). Ләкин бу мәгълүматлар әле аңлы түгел.
Алга таба ир-егетне катлаулырак сорау борчый башлый: аны ничек үземә каратырга? Ләкин хатын-кыз ярдәменнән башка ул берни дә эшли алмаячак. Чөнки һәр икенче ир-егет бу мәсьәләдә надан һәм кыюсыз.
Хатын-кызларга, гадәттә, үз-үзләрен югары итеп тотарга тырышкан ир-егетләр ошамый. Шулай ук артык горур хатын-кызны да ир-егетләр яратмый. Шул ук вакытта үз бәясен әйбәт белгән хатын-кызлар ир-егетләрне күбрәк җәлеп итә. Аларга карата кызыксыну уяна һәм үз-үзен көчле дип уйлаган ир-егет андый хатын-кызны «сындыру» уе белән яна башлый. Еш кына мондый ярыш мәхәббәткә әверелә. Ләкин ир-егетләр көчле ихтыярлы хатын-кызлардан куркалар. Хәер, кайберсе рәхәтләнеп хатын-кызга буйсына. Тик көчле хатын-кызны мондый тормыш тиз туйдырырга мөмкин. Чөнки ни генә әйтсәң дә, барыбер хатын-кызлар «көчсез» һәм хисчән җан ияләре. Аларның 87 проценты комплиментлар, чәчәкләр, театр-концертларга чакырганны яраталар. Аларның шушы «көчсез» якларыннан файдаланган ирләр мәхәббәттә үз бәхетләрен табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәхәббәт ничек туа