Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәңгелек дан, сезгә, Җиңү солдатлары!

9 май иртәсендә Азнакай шәһәре бәйрәм рухына күмелде.

Тантана узачак мәйданда әүвәл солдат боткасы пеште. Биредәге әфган сугышы батырларына куелган һәйкәл янында сугыш чоры җырлары яңгырап торды. Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр маршы астында ветераннарыбыз, район җитәкчеләре, азнакайлылар Билгесез солдат истәлегенә куелган һәйкәлгә – Җиңү паркына үтте. Тантаналы шартларда, ветераннарыбыз катнашында Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Илгә иминлек теләп зәңгәр күккә 74 ак күгәрчен очты.

Меңләгән азнакайлыларны берләштергән “Үлемсез полк” сафлары – хезмәт коллективлары, олысы-кечесе, сугыш чоры машиналарында урын алган хөрмәтле ветераннарыбыз аннары Җиңү мәйданына юл тотты.

Театральләштерелгән тамаша сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элдерде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү! Районыбыздан фронтка киткән 16 мең 534 кешенең нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алган.

Ни кызганыч, исән-имин әйләнеп кайту насыйп булган солдатларның сафлары да елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә бу сугышны кичкән ветераннарыбызның нибары 29 ы, сугышчыларның 236 толлары, 657 тыл ветераны гына калып бара. Сугыш чоры балалары 4 меңнән артыграк.

Митингны ачып, Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Мәскәүдән тантанага кайткан якташыбыз – Россия Герое Ильяс Дауди, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим

Кәримов чыгышларында районыбызның батыр ул-кызлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына дан һәм хөрмәт чагылды, бәйрәм белән котлап, алар ил-көннәргә иминлек, изге теләкләрен юлладылар.

Яу кырында һәлак булган батырлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, аларны данлап хәрби салют яңгырады. Мәңгелек ут мемориалы чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Шәһәребездә бәйрәм рухы көн буена сүрелмәде. Балалар сәнгать коллективлары чыгышыннан соң бәйрәмне үзешчәннәребез концерты дәвам итә. Кичен исә Җиңү салюты әти-бабайларыбыз рухына мәңгелек дан булып җиһанны нурга күмәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев