Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф ветераннары Әлфия Бакирова һәм Мөнҗия Шакирҗановага 90 яшь тулды

Аларны олуг юбилее белән район җитәкчелеге, хезмәттәшләре тәбрикләде. Әлфия Исмәгыйль кызы тумышы белән Кукмара районының Мөшкәрә авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул туган авылында укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлый, читтән торып укытучылар институтында белемен күтәрә. 1950 елда аңа "Халык мәгарифе отличнигы" исеме бирелә. Мөнҗия Шакирҗанова юбилее уңаеннан Дамир...

Аларны олуг юбилее белән район җитәкчелеге, хезмәттәшләре тәбрикләде.
Әлфия Исмәгыйль кызы тумышы белән Кукмара районының Мөшкәрә авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул туган авылында укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башлый, читтән торып укытучылар институтында белемен күтәрә. 1950 елда аңа "Халык мәгарифе отличнигы" исеме бирелә.

Мөнҗия Шакирҗанова юбилее уңаеннан Дамир Гыйләҗевтан котлаулар кабул итә


Язмыш аны райондашыбыз - Тымытык авылы егете Әбүдәс Сәгыйдуллин белән очраштыра. Ул Сукаеш авылы мәктәбендә директор була. 1953 елда гаилә коралар. Озакламый Әбүдәс Сәгыйдулла улын шәһәр партия комитетына инспектор итеп алалар, гаилә Азнакайга күченә. Әлфия апа лаеклы ялга чыкканчы 1 нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Тырыш хезмәте өчен бик күп бүләкләргә ия була. Алар өч ул тәрбияләп үстерәләр. Илдар белән Ленары читтә - атом станциясендә, төпчекләре Илдус Азнакайда - нефть оешмасында эшли.
Мөнҗия апага шактый еллар "халык дошманы кызы" исемен күтәреп, авырлыклар кичерергә туры килә. Йортсыз-җирсез гаилә бер кешедән икенчесенә сыенып көн күрә. Унҗиде яшендә кыз Казанга чыгып китә һәм тегү фабрикасында эшли. Сугыш чорында урман кисәргә, окоп казырга да йөри. 1946 елда туган авылы Тымытыкка кайта һәм балалар бакчасына эшкә урнаша. Тәрбияче ярдәмчесеннән бакча мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә.
1948 елда авыл Советы рәисе булып эшләүче, фронтовик Миргазиян Шакирҗанов белән язмышын бәйли. Бәхетле гаиләдә ике кыз үсә.
Олы яшьтә булсалар да, Әлфия һәм Мөнҗия апалар үз көннәрен үзләре күрә. Балалары, оныкларының игътибарына һәм ихтирамына төренеп, бәхетле гомер кичерәләр.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгариф ветераннары Әлфия Бакирова һәм Мөнҗия Шакирҗановага шушы көннәрдә 90 яшь тулды