Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Меңяфрак мең чирдән дәва

Табигать – тиңсез хәзинә дип юкка әйтмәгәннәр.

Аяк асты тулы шифалы үләннәр. Шуларның берсе – меңяфрак. Кайларда гына үсми ул! Болын-тауларда гына түгел, хәтта шәһәр урамында да очратырга була. Икенче төрле аны халык телендә ярмабаш, ак мәтрүшкә дип тә йөртәләр икән. Меңяфракны ялкынсынуларга, микробларга, аллергиягә каршы кулланалар. Ул кан агуны туктату, яраны төзәтү үзлекләренә дә ия. Суворов гаскәрләрендә бу үләнне солдатлар үзләре белән йөрткән һәм яраларны дәвалауда кулланганнар. Борынгылар озак төзәлми торган ярага меңяфрак яфраклары согын сыгып яки яфракларын ваклап япканнар. Халык медицинасында аппетитны ачу, матдәләр алмашын яхшырту, организмны ныгыту чарасы буларак та файдаланганнар. Организм өчен тискәре яклары да булырга мөмкин, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев