Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мең сум акча бирәләр?

Табигатькә зыян салучы хакында хәбәр итсәң, мең сум акча бирәләр дип ишеткән идем. Бу турыда күбрәк мәгълүмат бирә алмассызмы? Марат Гыйлаев Чыннан да, табигатьне саклау турындагы законны бозучыларга карата көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, 1 августтан республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру...

Табигатькә зыян салучы хакында хәбәр итсәң, мең сум акча бирәләр дип ишеткән идем. Бу турыда күбрәк мәгълүмат бирә алмассызмы?
Марат Гыйлаев
Чыннан да, табигатьне саклау турындагы законны бозучыларга карата көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, 1 августтан республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеге булдырылды.
Әлеге чара турында газета укучыларыбызга Ык буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Эльза Вәлиева аңлата.
- Әгәр берәр җиргә чүп-чар ташлап китүче кешене яки транспортны очратсагыз, карьерлардан законсыз файдаланучыларны белсәгез, боларның барсын да фотога яки видеога төшереп, әлеге мәгълүматны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына eco.signal@tatar.ru яки eco.tatarstan.ru/rus/priem.ru электрон адреслары буенча җибәрергә генә кирәк. Зыян салучылар хакында мәгълүматны министрлыкка шәхсән кертергә дә була. Болар турында хәбәр итүчеләргә бер мең акча түләнәчәк. Фоторәсемнәрдә яки видеоязмаларда тәртип бозучыны фаш итәрлек билгеләр булырга (транспорт чараларының дәүләт теркәве номерлары, кешенең йөзе һ.б.), бу гамәлне кайсы көнне кылулары чагылдырылырга тиеш. Акча исә тәртип бозу факты расланып, гаепле җавапка тартылгач, министрлык кассасы аша, яисә картага күчерү юлы белән түләнә. Әлеге чара турында тулырак ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтына кереп, "Дәүләт экология күзәтчелеге" бүлегендә белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мең сум акча бирәләр?