Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Маймыл елында якыннарыңа нинди бүләк ясарга?

Хатын-кызларга ни теләсәгез, шуны бүләк итәргә мөмкин: алтын йөзекләр, алкалар, душ өчен гель, ә әниегез һәм әбиегез өчен исә көнкүрештә кирәкле әйбер бик шатлыклы бүләк булачак. Әйтик, телевизор карарга яратучыларга - җылы япма, бакча сөючеләргә - эш кораллары яки экзотик орлыклар… Ирләр белән дә хәл шундыйрак. Якын туганнарыгыздан көндәлек тормышта...

Хатын-кызларга ни теләсәгез, шуны бүләк итәргә мөмкин: алтын йөзекләр, алкалар, душ өчен гель, ә әниегез һәм әбиегез өчен исә көнкүрештә кирәкле әйбер бик шатлыклы бүләк булачак. Әйтик, телевизор карарга яратучыларга - җылы япма, бакча сөючеләргә - эш кораллары яки экзотик орлыклар…
Ирләр белән дә хәл шундыйрак. Якын туганнарыгыздан көндәлек тормышта файдалы әйберләр артмас. Әтиләргә - автомобиль кирәк-яраклары, кырынгыч, балыкчы бабайларга - кармак, энекәшләргә - яраткан шөгыле буенча өстәмә аксессуарлар, сеңлекәшләргә - курчаклар…
Дусларга килгәндә, фантазиягезне эшкә җигегез. Иң мөһиме - бүләк файдалы булсын, чөнки Маймыл шундый җанвар.
Ә иң кыйммәтле бүләк - ул үз кулларың белән ясаганы. Әйтик, фоторамкалар, вазалар, оекбашлар, бияләйләр һәм башкалар…. Яңа ел төненә өйгә Кыш бабай белән Кар кызын чакырырга була.
Ә без исә якыннарыгызга 2016 елның I яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу бүләк итәргә чакырабыз. Менә үзегез күрерсез, барлык бүләкләргә караганда да, алар моңа бик шат булыр. Ни өчен дисәгез, атнасына ике тапкыр:
чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, газе-
та килгән саен алар сезне җылы сүз белән искә алырлар, рәхмәтләрен укырлар, дога кылырлар.
Ә бит бездә: "Бер рәхмәт мең бәладән кот
карыр", - дип, юкка гына әйтмәгәннәр! Өстәвенә, якыннарыгыз шәһәр һәм райондагы, республика, дөнья яңалыкларыннан да һәрчак хәбәрдар булып торырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Маймыл елында якыннарыңа нинди бүләк ясарга?