“Маяк”ның музеенда Сезне көтәбез!
Ишеткәнсездер, җәмәгать, 1-7 апрель көннәрендә “Татарстанның музей язы – 2019” акциясе үтә. Шул уңайдан “Маяк” газетасы редакциясе дә атна буена Сезгә ишекләрен ача. Атналык программада менә шундый очрашулар көтелә:
1 апрель – акция старт алган көн.
15.00 сәгатьтә – Бөтендөнья Сәламәтлек саклау көненә багышлап үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” сөйләшендә катнашучыларга экскурсия.
2 апрельдә : “Хәтерлибез һәм горурланабыз!” исеме астында 15.00 сәгатьтә Ватан сугышында катнашкан “Маяк” хезмәткәрләренә багышланган очрашу көтелә.
3 апрельдә –“Архив документлары сөйли...”
15.00 сәгатьтә коллектив тормышындагы элеккеге кызыклы документлар белән танышу.
4 апрель – Мәктәп укучылары белән редакциянең үткәненә сәяхәт кылу. 15.00 сәгатьтә.
5 апрель – “Буыннар чылбыры өзелмәсен”. Редакция ветераннары белән очрашу һәм 90 еллыкка багышланган китапка материаллар туплау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев