Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Маяк»ка язылу бүләк иттеләр

"Татмедиа" АҖ игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясенә азнакайлылар да бердәм кушылды. Аеруча авыл җирлекләре башлыклары активлык күрсәтте. Алар 16 шар авылдашына "Маяк" газетасына язылу бүләк итте. Акция 18 июньдә тәмамланса да, язылучылар кимеми. - Әсәйлеләр болай да район газетасын яратып укыйлар. Изге Рамазан аенда савап булсын, Әсәй һәм Митрәй...

"Татмедиа" АҖ игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясенә азнакайлылар да бердәм кушылды. Аеруча авыл җирлекләре башлыклары активлык күрсәтте. Алар 16 шар авылдашына "Маяк" газетасына язылу бүләк итте. Акция 18 июньдә тәмамланса да, язылучылар кимеми.

- Әсәйлеләр болай да район газетасын яратып укыйлар. Изге Рамазан аенда савап булсын, Әсәй һәм Митрәй авылларындагы беренче һәм икенче төркем инвалидларга яздырырга дип килдем. Район хәлләреннән алар да хәбәрдәр булып яшәсен, - ди Әсәй авыл җирлеге башлыгы Люция Вәлиева.

Шулай ук "РЭТО" җәмгыятенән И.Вәлиуллин һәм Р.Ибраһимова, "ЛУТР" җәмгыятеннән Р.Сабирҗанов, Н.Харисов, Р.Абдрахманов, Зәкиевләр дә инвалидларга бүләк ясады.

Район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин кебек әти-әнисен куандыручылар да җитәрлек.

Якыннарыгызны сөендерергә әле вакыт бар. "Маяк" газетасына почта бүлекләрендә 25 июньгә, редакциянең үзендә 30 июньгә кадәр язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Маяк»ка язылу бүләк иттеләр