Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” ветераны – район тарихының шаһиты

Бөек Ватан сугышы башланган көннән алып фронттагы дәһшәтле вакыйгаларны, тылдагы тормышны чагылдырып килгән газетабыз илгә Җиңү яуланганнан соң да батыр һәм фидакарь якташларыбызны танытудан, алар хакында бәян итүдән туктамый. Яугирләребез, район үсешенә зур өлеш керткән хезмәтчәннәр, аның тарихында эзен калдырган шәхесләребез хакында әлеге көнгәчә "Маяк"та күпсанлы язмалар дөнья күреп килә....

Бөек Ватан сугышы башланган көннән алып фронттагы дәһшәтле вакыйгаларны, тылдагы тормышны чагылдырып килгән газетабыз илгә Җиңү яуланганнан соң да батыр һәм фидакарь якташларыбызны танытудан, алар хакында бәян итүдән туктамый. Яугирләребез, район үсешенә зур өлеш керткән хезмәтчәннәр, аның тарихында эзен калдырган шәхесләребез хакында әлеге көнгәчә "Маяк"та күпсанлы язмалар дөнья күреп килә. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышына, ветераннарыбызга юбилей медальләре тапшыруга багышланганнары бу араларда тагын да ешайды. Ошбу тантана мизгелләре сишәмбе көнне "Маяк" газетасы редакциясенең үзенең дә ишеген какты.

Үсмер бала килеш зурлар белән беррәттән тормыш арбасына җигелеп тырыш хезмәт куйган, гомеренең күп өлешен "Маяк" газетасының русча нөхсәләрен дөнья йөзенә чыгаруга багышлаган кадерле ветераныбыз Энҗе Вәлиеваны барыбыз да дулкынланып көтеп алдык.

-Сезнең яшьтәгеләргә җитди сынаулар үтәргә туры килгән. Җиңү яулауда, хөрмәтле Энҗе апа, сез, тылдагыларның фидакарьлеге, үҗәтлеге гаять зур роль уйнаган. Без Сезнең хезмәтләр алдында баш иеп, чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде ветеранга юбилей медален тагып район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.

Яшь чакларында районның үзешчән сәнгатендә актив катнашкан, фольклор ансамбльдә мандолинада уйнап райондашларга рухи азык өләшкән Энҗе апабыз үзе дә күчтәнәчен - моңлы көйләрен бүләк итеп күңелләребезне күтәрде. Элеккеге елларда газетабызның актив хәбәрчесе булган Сәлимә ханым Сәхабетдинова аның мандолина көйләренә сугыш чоры җырлары белән кушылып, тантанабызга янә ямь өстәде.

Болары бәйрәмебезнең башы гына иде әле. Кичкә таба ул редакция диварларыннан район-шәһәр мәдәният йортына күчте. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать бәйгесендә маяклыларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Редакция коллективы тоташ иҗат әһелләреннән тора. Иҗтиһат оеткысының гаиләдәгеләргә, балаларга да салынуына гаҗәпләнәсе түгел, ана сөте белән керә, диләрме әле?! Өч бала тәрбияләгән Гүзәл Тимбакованың 6 яшьлек улы Әмир, хезмәткәребез Газинур Сәгыйтов баш мөхәрриребез, шагыйрә Гөлгенә Кәримова сүзләренә язылган шигырь-җырларны гаять зур осталык белән башкарып, тамашачы күңелен яулады. Тыл һәм матбугат ветераны Энҗе Вәлиева, хәбәрчебез Сәлимә Сәхабетдинованың җаннарны айкаган сугыш чоры көйләре күзләрне яшьләндереп, ихлас тойгыларга урады. Шунсын әйтергә кирәк, газетабызның соңгы еллар тарихында бу бик үзгә вакыйга булды. Моңарчы халыкка сәләтебезнең ошбу якларын ачып бетергән булмады.

Менә шулай, бөтен ил белән бергә "Маяк" та бүген тормыш эчендә кайный, Җиңү тантанасы дәрте белән яши, юбилее алдыннан узгандагы тарихын барлый...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” ветераны – район тарихының шаһиты