Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” музеенда - кечкенә әбүнәчеләребез

Җәйге чорда да балаларыбыз редакция музеена эз суытмыйлар.

Бүген бездә кунакта – шәһәрнең “Оячык” – “Гнездышко” балалар бакчасында тәрбияләнүче 6-7 яшьлек малайлар-кызлар булып китте. 

Аларны бай тарихлы музеебыз  белән таныштырдык, “Маяк”ның нигезе булган “Коммуна” һәм “Трактор” газеталары тарихын сөйләдек. Кечкенәләрне экспонатларыбыз бик кызыксындырды. Алар хакында сораштылар, рөхсәт булганнарын тотып та карадылар. 

Балалар  үзләре дә күчтәнәчләре – җыр, шигырьләре белән килгәннәр иде. Аларны кызыклы сәяхәткә рәхмәт йөзеннән редакция хезмәткәрләренә бүләк итеп, рәхәтләнеп ял иттерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев