Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
“Маяк” киләчәккә ак өметләр белән атлый
Билгеле булганча, 2008 елдан "Маяк"ның беренче битендә "ТАТМЕДИА" дигән билге барлыкка килде. Моны инде, русча әйткәндә, "Знак качества" дип тә атарга мөмкин, чөнки соңгы елларда "Маяк" күзгә күренеп үзгәрде, басма үзе төсле, үзе калын булып чыга башлады. Газетаның ике телле үз сайты да, электрон версиясе дә барлыкка килде. "Маяк"ка почта...
Билгеле булганча, 2008 елдан "Маяк"ның беренче битендә "ТАТМЕДИА" дигән билге барлыкка килде. Моны инде, русча әйткәндә, "Знак качества" дип тә атарга мөмкин, чөнки соңгы елларда "Маяк" күзгә күренеп үзгәрде, басма үзе төсле, үзе калын булып чыга башлады. Газетаның ике телле үз сайты да, электрон версиясе дә барлыкка килде. "Маяк"ка почта аша гына түгел, Интернеттан он-лайн режимы буенча да язылырга мөмкин. Шуңа күрә хәзер "Маяк"ны җир шарының теләсәкайсы почмагыннан торып яздыралар һәм укыйлар.
"ТАТМЕДИА" ярдәме белән әзерләнгән 12 битлек кушымтада исә республикадагы, илдәге, дөньядагы бөтен атна вакыйгалары - хәбәрләр каймагы. Бер "Маяк" газетасына гына язылып та, дөнья вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яшәргә мөмкин.
Басма матбугатның төп күрсәткече - ул тираж. Хәзерге катлаулы шартларга карамастан, "Маяк"ка язылучылар саны арта бара. Ул респу- бликабыз басма мәгълүмат чаралары арасында иң күп тиражлы газеталарның берсе: укучыларыбыз саны 7- 8 меңгә кадәр җитте. 60 мең халкы булган районда мондый тираж газетабызның тоткан роле, абруе, иң яратып укыла торган басма икәнлеге хакында сөйли.
Соңгы елларда редакциянең матди-техник базасын ныгытуга да зур көч куела. Мәсәлән, редакциябез заманча, цифрлы техника белән җиһазландырылды. Журналистлар баштан-аяк коралланган: һәрберсендә компьютер, планшет, икешәр фотоаппарат, диктофон.
Күптән түгел генә бинага капиталь ремонт ясалды, үткәнебезне чагылдырган музеебызны ачтык. Конференцияләр, турыдан-туры элемтәләр, түгәрәк өстәлләр үткәрү өчен махсус бүлмәбез бар.
Хезмәткәрләрнең сәламәтлеге дә беренче урынга куела. Тренажеры, телевизоры, хәтта коенырга душы булган ял бүлмәбез бар. Болар өстенә санаторий-профилакторийда да сәламәтлегебезне ныгыту җае табылды.
Ә бит болар барысы да бюджет акчасына түгел, бәлки редакциянең үзе эшләп тапкан акчасына башкарылды. Бу өлкәдә дә "Маяк"лылар башка филиаллар арасында иң алдынгылар рәтендә.
Без республика бәйгеләрендә актив катнашабыз. Һәр елны уннан артык җиңү яулана. Иң зур казанышыбыз - ике ел рәттән: 2013 һәм 2014 елларда "Бәллүр каләм"дә җиңү яулавыбыз. Бу республика күләмендә иң абруйлы жур- налистлар бәйгесе һәм "Маяк" газетасы тарихында иң зур шатлыклы вакыйга. Ә инде узган ел нәтиҗәләре буенча быел безгә "Ел лидеры" дигән махсус диплом бирелде. Димәк без "Татмедиа" җәмгыятенә карый торган район газеталары арасында иң-иңнәре дип табылдык.
Иҗади хезмәткәрләребезнең күбесе - Татарстан һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзалары. Газетабызда өч журналистыбыз "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре", ике журналистыбыз "Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре" исемнәренә ия. Башка югары дәрәҗәле бүләкләребез дә күп.
"Маяк"чылар районда барган вакыйгаларны яктыртып кына калмыйлар, үзләре дә бик күп социаль әһәмияткә ия акцияләрнең, конкурсларның һәм хәйрия чараларының башында торалар.
Камиллеккә чикләр юк. "Маяк" газетасы хезмәткәрләре дә даими эзләнүдә. Без газетабыз һәр азнакайлыга барып ирешсен һәм язганнарыбыз укучыларыбыз йөрәгенә үтеп керерлек булсын өчен армый-талмый иҗат итәбез, киләчәккә ак өметләр белән атлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев