Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” газетасы шәһәрне чистартуга үз өлешен кертте

Районыбызда санитар икеайлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды. Оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартты. Санитар-экологик өмәләрдән "Маяк" газетасы да читтә калмады. Кулга тырма-себерке тотып, редакция алдын коллектив тиз арада ялт иттереп куйды. Иртәгә, 20 апрель көнне...

Районыбызда санитар икеайлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды. Оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартты. Санитар-экологик өмәләрдән "Маяк" газетасы да читтә калмады. Кулга тырма-себерке тотып, редакция алдын коллектив тиз арада ялт иттереп куйды.

Иртәгә, 20 апрель көнне гомумшәһәр шимбә өмәләре уза. Димәк, һәрберебез шәһәрне чүп-чардан арындыруга үз өлешебезне кертә алабыз. Азнакай- уртак йортыбыз. Анда чиста, уңайлы булсын өчен күмәк көч куйыйк һәм бер-беребез хезмәтенең кадерен белеп, кадерләп саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” газетасы шәһәрне чистартуга үз өлешен кертте