“Маяк” газетасы редакциясе “Иң яхшы предприятие" дигән конкурс үткәрә
"Маяк" газетасы редакциясе aznakaevo-rt.ru сайтында 21 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр тавыш бирү юлы белән "Иң яхшы предприятие" дигән конкурс үткәрә. Ул ике турда узачак. Беренче тур - 21 ноябрьдән 21 декабрьгә, икенче тур - 22 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр. Беренче турда иң күп тавыш җыйган ун предприятие икенче турга уза....
"Маяк" газетасы редакциясе aznakaevo-rt.ru сайтында 21 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр тавыш бирү юлы белән "Иң яхшы предприятие" дигән конкурс үткәрә. Ул ике турда узачак.
Беренче тур - 21 ноябрьдән 21 декабрьгә, икенче тур - 22 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр. Беренче турда иң күп тавыш җыйган ун предприятие икенче турга уза. Финалга чыгучыларны призлар көтә.
Заявкалар һәм презентацияләр электрон төрдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Азнакай шәһәре, М.Хәсәнов ур., 12, 6 нчы бүлмә яки guzel.kurbanova.91@mail.ru электрон адресы буенча.
Конкурс эшләре үз эченә предприятие турында текст материалын һәм шулай ук медиафайлларны (фото, аудио һәм видеоязмалар) алырга мөмкин. Белешмәләр өчен тел. 9-43-57.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев