Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” газетасы коллективы тыл фидакаре Энҗе Вәлиеваны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде

Бөтен ил буйлап Җиңү язы атлый.

Илебезгә җиңү яулап кайткан кадерле ветераннарыбыз, язмышын иңнәрендә күтәргән, авырлык һәм мохтаҗлык белән сыналган тыл фидакарьләре, сугыш чоры балаларына ихтирам районда һәрчак зурдан.

Редакциянең иң өлкән ветераннарының берсе, тыл фидакаре Вәлиева Энҗе Әхмәдулла кызы да безнең игътибаран читтә калмады.

Редакция коллективы аның өендә булып, бәйрәм бүләкләрен тапшырды.

- Исән булып, бүгенге тормышның рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә яшәгез әле. Районыбыз үсешенә куйган тырышлыгыгыз өчен бик зур рәхмәтле сезнең алда, - дип “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов ветеранга изге теләкләрен ирештерде.

Энҗе апа гомеренең бик күп елларын "Маяк" газетасында иҗади эшчәнлеккә багышлаган кадерле ветераныбыз. Җаваплы да, ике телне дә тирәнтен белүне таләп иткән тәрҗемәче хезмәтен башкаруы өстенә иҗтимагый эшләр дә йөкләнгән аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев