Анда 100 дән артык әбүнәче катнашты. Квитанцияләрне алдан да җыйдык, уйнату көнендә үзләре белән алып килүчеләр дә күп булды.
Иң зур бүләк – өстәл сертификатын тапшыру тантанасына иганәчебез – “Әкият” кибетендәге җиһазлар бүлеге хуҗасы Диләрә Хәбибуллина үзе дә килде.
Башка призлар да күңелгә хуш килерлек иде: чынаяклар җыелмасы, кабы белән кәнфит, токмачлар, соклар, сувенирлар, бакчада ишелеп үскән кабаклар...
Әбүнәчеләребездән: “Бик күңелле уза икән сездә мондый акцияләр!”, – дигән сүзләрне ишетү аеруча хуш килде, аларны тагын да канатланып, иҗатка яңа дәрт алып озатып калдык.
.jpg)
Нет комментариев