Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матур буласың килсә

Кайбер кешеләрнең битендә кан тамырчыклары беленеп тора. Үтә сизгер һәм ялкынсынучан бит тиресе өчен лосьон ясарга күптөрле үләннәр таләп ителә. Мәсәлән, берәр аш кашыгы гөлҗимеш чәчәге, шалфей, ромашка, бөтнек, вак кына итеп туралган петрушка яфрагы, бака үләне, алоэ алалар һәм бергә кушып болгаталар. Аннан соң, өсте ныклап ябыла торган пыяла...

Кайбер кешеләрнең битендә кан тамырчыклары беленеп тора. Үтә сизгер һәм ялкынсынучан бит тиресе өчен лосьон ясарга күптөрле үләннәр таләп ителә. Мәсәлән, берәр аш кашыгы гөлҗимеш чәчәге, шалфей, ромашка, бөтнек, вак кына итеп туралган петрушка яфрагы, бака үләне, алоэ алалар һәм бергә кушып болгаталар. Аннан соң, өсте ныклап ябыла торган пыяла савытка салып куялар. Боларның берәрсе җитмәсә дә зарар юк. 1 аш кашыгы әлеге катнашманы кайнап торган 1 стакан чамасы суга салып, җылы урында 2 сәгать тоталар һәм сөзәләр. Барлыкка килгән төнәтмәгә аз гына лимон кислотасы яисә 1 аш кашыгы ачы җиләк-җимеш суы кушылса, файдасы зуррак була.
Лосьоннарны иртән һәм кичен сөртәләр.
Өй шартларында менә дигән тукландыргыч крем да ясарга була.
1. 1 аш кашыгы ак майга 1 йомырка сарысы салып, аңа бер чәй кашыгы бал, 1 аш кашыгы изелгән миләш боламыгы (алма, груша, слива, хөрмә дә алырга була) кушып, барысын бергә туглыйлар да биткә сөртәләр. Аннан соң тыныч кына ятып торырга киңәш ителә. 20-30 минут үткәч, битне йомшак кәгазь салфетка яисә чүпрәк белән сөртәләр.
2. Ромашка чәчәгеннән төнәтмә ясау өчен 2 аш кашыгы чәчәкне, 1 стакан кайнап торган суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр һәм суыткычка куялар. Крем ясау өчен 1 чәй кашыгы төнәтмәне 1 аш кашыгы ак майга салып туглыйлар. Бу кремны ясауга ук файдаланырга кирәк. Куллануны озакка сузсаң, аның дәва сыйфатлары кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Матур буласың килсә