Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Сабантуй белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылыр, бәйрәмебез кунаклары! Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм! Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына...

Хөрмәтле азнакайлылыр, бәйрәмебез кунаклары!

Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм!

Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Сабантуйда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу - рухи бердәмлекнең чагылышы. Быелгы Сабантуйның да истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер дип ышанам.

Шунысы куанычлы: без бәйрәмгә ел саен матур күрсәткечләр белән киләбез. Районда барлык программалар буенча эзлекле эш алып барыла. Торак йортлар, халык һәм аеруча яшьләр өчен әһәмиятле социаль-мәдәни объектлар, яңа юллар сафка бастырыла, төзекләндерелә. Быел район буенча 100 меңнән артык гектар кырларда иген культуралары чәчелде. Бу республикабызда иң зур мәйданнарның берсе. "Стәрле", "Мөстәкыймов ис.", "Тукай", "Марс", "Чатыр тау", "Закирова", "Габдрахманов Л.Г.", "Гыйльманов А.М." хуҗалыклары чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Милли бәйрәмебезне терлекчеләребез, сөт савучыларыбыз да хезмәт уңышлары белән каршылый. Хуҗалыкларда эре мөгезле терлек саны соңгы елларда 5 меңгә артып, район буенча барлыгы 33 мең башка җитте. Бүгенге көндә һәр сыердан уртача 15 кг сөт савыла - бу республикабыз буенча зур күрсәткечләрнең берсе.

Авыл хужалыгы предприятияләре белән берлектә авыл халкы активлыгын күтәру, эшмәкәрлекнең кече формаларын үстеругә житди игътибар бирелә. Авылларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклау һәм үстерүдә Стәрле, Сарлы, Тымытык, Әлкәй, Кәкре-Елга, Әсәй, Чубар-Абдул, Татшуган авыл җирлекләре башлыклары аеруча актив эшли.

Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Халкыбызны азык-төлек белән тәэмин итү өчен алар зур тырышлык уя. Сабан туенда данлыклы батырлар, хезмәт алдынгыларының урыны - мәйдан түрендә.

Хөрмәтле азнакайлылар, кадерле кунаклар, гүзәл Азнакаебызны сагынып кайткан якташларыбыз! Сезне милләтебезнең горурлыгы - Сабантуй бәйрәме белән чын күңелдән кайнар котлыйм. Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәсен! Күңелләрегездә якты хисләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын.

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Сабантуй белән котлады