Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбызда яшәүчеләр! Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Халыклар бердәмлеге көне һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүенә, нинди диндә булуына карамастан, гаять зур илнең бер өлеше икәнлеген һәм бергә берләшкәндә генә теләсә кайсы максатка ирешә, теләсә кайсы кыенлыкларны җиңә алуыбызны искә төшерә. Бу бәйрәм...

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбызда яшәүчеләр!
Чын күңелдән сезне дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Халыклар бердәмлеге көне һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүенә, нинди диндә булуына карамастан, гаять зур илнең бер өлеше икәнлеген һәм бергә берләшкәндә генә теләсә кайсы максатка ирешә, теләсә кайсы кыенлыкларны җиңә алуыбызны искә төшерә. Бу бәйрәм гасырлар һәм буыннар элемтәсен, халкыбыз бердәмлегенең күпгасырлык традицияләренә тугрылыкны, рухи көчебезне һәм Ватаныбыз язмышы өчен гаять дәрәҗәдә зур җаваплылык тоюыбызны чагылдыра. Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәм, әмма шулай булуга карамастан аның тарихи тамырлары бик тирәндә ята. Кадерле азнакайлылар! Бу күркәм бәйрәм көнендә барыгызга да шәһәребез һәм районыбызның, республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуы хакына изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда, яхшы уй-ниятләрегездә уңышлар телим! Һәрбарчагызга саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, хөрлек-иминлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәвегезне теләп калам. Гаиләләрегездә һәрвакыт татулык, бәрәкәт, тотрыклылык, байлык-муллык хакимлек итсен, киләчәккә ышаныч белән карап яшәргә язсын!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады