Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез!

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Төзүче һөнәре-җәмгыятьтә хөрмәтле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Азнакай районының төзелеш оешмалары бай тәҗрибәгә, данлы традицияләргә һәм зур көчкә ия.
Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз белән шәһәр үсә һәм төзекләндерелә: югары сыйфатлы торак йортлар, балалар бакчасы биналары, юллар төзелә, спорт мәйданчыклары булдырыла, капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла, парклар, ишегаллары төзекләндерелә.
Үз тормышын шушы һөнәргә багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызга һәм төзелеш тармагында эшләүче барлык азнакайлыларга тирән рәхмәтемне белдерәм.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

 

Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев