Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай әниләрен бәйрәм белән котлады

Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын, кадерле зат юк. Әмма тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, кайчакта җылы сүзләр әйтергә, шатлыкларыбызны уртаклашырга, хәлләрен белешергә вакыт таба алмыйбыз. Әйдәгез, безгә тормыш бүләк иткән, күңел назын биреп үстергән әниләребезне бәйрәм көнендә искә алыйк,...

Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Безнең һәрберебез өчен җир йөзендә әнидән дә якын, кадерле зат юк. Әмма тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, кайчакта җылы сүзләр әйтергә, шатлыкларыбызны уртаклашырга, хәлләрен белешергә вакыт таба алмыйбыз.


Әйдәгез, безгә тормыш бүләк иткән, күңел назын биреп үстергән әниләребезне бәйрәм көнендә искә алыйк, аларга иң зур рәхмәт хисләребезне, мәхәббәтебезне белдерик, хөрмәт күрсәтик!


Әниләр безне һәрчак аңлый, кайгырта, кайда гына яшәсәк тә кайтып керүебезне дүрт күз белән көтә. Әниләр янында без олыгайсак та, бала булып калабыз һәм аларның кочагында үзебезне ышанычлы итеп хис итәбез.
Әни - ул гаилә учагын саклаучы, туган йорт җылысы, тормыш дәвамчысы.


Хөрмәтле әниләр! Көзләрдә дә күңелегездә язгы кояш булсын, ныклы сәламәтлек, имин көннәр, бәхет-шатлыклар телибез.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай әниләрен бәйрәм белән котлады