Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай әниләрен бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр! Әниләр көне - шатлыклы да, изге дә, якты да бәйрәм. Безнең һәрберебезнең тормышы сезнең ярдәмнән һәм наздан, сезнең бишек җырыннан һәм кайгыртудан башлана. Әйтү өчен гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы "әни" сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бар гомерен үз эченә ала. Һәркем гомере буе әнисенең...

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр!


Әниләр көне - шатлыклы да, изге дә, якты да бәйрәм. Безнең һәрберебезнең тормышы сезнең ярдәмнән һәм наздан, сезнең бишек җырыннан һәм кайгыртудан башлана. Әйтү өчен гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы "әни" сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бар гомерен үз эченә ала. Һәркем гомере буе әнисенең якты хатирәсе белән яши, аның куллары һәм йөрәк җылысын тоя, сөйкемле елмаюын хәтерендә саклый.


Ана булу - гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Соңгы елларда илебез, республикабыз, районыбызның социаль сәясәтенең төп кайгырту объекты хатын-кыз - әни булып тора. Бүген гаиләне ныгыту, әниләр һәм балаларны яклау буенча зур эш башкарыла. Әни булуның дәрәҗәсен күтәрү, балалы гаиләләрне социаль һәм матди яклау, рухи-әхлакый гаилә традицияләрен саклауга зур игътибар бирелә, чөнки нәкъ менә шулар республикабызның, районыбызның киләчәген һәм иминлеген билгели.
Тормыштагы көндәлек мәшәкатьләрегез, йокысыз төннәрегез, яшәү мәгънәсе бирүче мәхәббәтегез өчен, әнкәйләр, без сезгә чиксез рәхмәтле. Сезнең һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, җан тынычлыгы, балаларыгызның сезне кайгыртуын телим. Хатын-кыз - әни алдында түбәнчелек белән баш иеп, рәхмәт белдерәбез.


Кадерле аналар! Изге бәйрәм уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Барлык әниләргә, әбиләребезгә, апа-сеңелләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим. Гаилә учагыгыз сүрелмәсен, балаларыгызның бәхетен, игелеген күреп, сәламәт булып, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын.


Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай әниләрен бәйрәм белән котлады