Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай әниләрен бәйрәм белән котлады

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин район әниләрен бәйрәм белән котлады Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу - безгә тормыш биргән, төн йокыларын калдырып безне баккан, үзе өшегәндә дә баласын җылыта алган, иң тәмлесен, иң затлысын баласына биргән алиһәгә...

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин район әниләрен бәйрәм белән котлады

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Бу - безгә тормыш биргән, төн йокыларын калдырып безне баккан, үзе өшегәндә дә баласын җылыта алган, иң тәмлесен, иң затлысын баласына биргән алиһәгә тиң затлар бәйрәме.
Авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорларда да, бүгенге заманда да тормыш йөген бертигез дәрәҗәдә алып баручы гүзәл затларыбыз, үз баласы өчен җан атып яшәүче әниләребез алдында без баш иябез һәм мәңге бурычлы булуыбыз турында беркайчан да истән чыгармыйбыз. Шуңа күрә дә һәрберебез әниләргә, әбиләргә, ана булырга тиешле хатын-кызларга үзебезнең кайгыртуыбызны, яратуыбызны, игътибарыбызны күрсәтик, аларны олылыйк һәм кадерлик. Шагыйрьләр әниләргә багышлап матур әсәрләр иҗат иткәннәр, композиторлар аларны иң матур көйләргә салганнар. Бу көнне аларның һәркайсын әниләребезгә, әбиләребезгә, апа-сеңелләребезгә тагын бер кат ишеттерәсе, аларга булган эчкерсез яратуыбыз турында тагын бер кат әйтәсе килә.
Олы бәйрәм уңаеннан барлык әниләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телим.Тормышларыгыз имин, күңел күгегез һәрчак аяз булсын. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай әниләрен бәйрәм белән котлады