Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель ШӘЙДУЛЛИН Азнакай халкын Яңа ел белән котлый

Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә. Матур гадәт буенча без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә якты планнар корабыз. Районыбыз быел да ныклы үсешен дәвам итте. Алдыбызга куйган бар максатларны да тормышка ашырдык. Төп күрсәткечләр буенча Азнакай республикабызда алдынгы урыннарда. Азнакайлыларның уртак тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә 2017...

Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә.


Матур гадәт буенча без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә якты планнар корабыз. Районыбыз быел да ныклы үсешен дәвам итте. Алдыбызга куйган бар максатларны да тормышка ашырдык. Төп күрсәткечләр буенча Азнакай республикабызда алдынгы урыннарда.


Азнакайлыларның уртак тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә 2017 елда районыбыз барлык өлкәләрдә дә куанычлы нәтиҗәләргә иреште.


Бу ел мөһим вакыйгаларга аеруча бай булды. 2017 елда без шәһәребез оешуга 30 ел тулуны билгеләп уздык.


Шул уңайдан Азнакай урамнарының йөзе үзгәрде, халык өчен уңайлыклар артты: яңа юллар, тротуарлар, велосипед юллары салынды, Ленин, Нефтьчеләр, Хәсәншина урамнары төзекләндерелде, ачык йөзү бассейнында ремонт эшләре башланды.


Ел саен төзелеш комплексы тарафыннан бер миллиард сумнан артык эшләр башкарыла. Республика хөкүмәте һәм нефтьчеләрнең зур ярдәме белән районның социаль учреждениеләре ремонтланды, балалар бакчалары, мәктәпләр заманча үзгәрешләр кичерде, сәламәтлек саклау тармагына һәрдаим ярдәм күрсәтелеп тора. Яшь буынга яхшы тәрбия һәм белем бирү, халыкка физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырыла.


Авыл хуҗалыгы тармагында да үсеш күзәтелә, без шулай ук нефтьчеләребезнең хезмәт уңышлары белән дә чын-чынлап горурланабыз.


Яңа елга аяк басканда Азнакай районының барлык хезмәтчәннәренә туган җиребез үсешенә керткән лаеклы өлешләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм.


Киләсе елда безне мөһим сәяси вакыйга көтә - 18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Азнакайлылар һәрчак сайлауларга җаваплы карадылар һәм гражданлык позицияләрен актив белдерделәр. Бу юлы да үзебезнең бердәмлекне раслап, гражданлык бурычыбызны үтәрбез дип ышанам.


Без ирешелгәннәр белән туктап калмыйча, ил җитәкчелеге куйган юнәлештә эшләргә һәм халыкның тормышын тагын да уңайлы, җәмгыятебезне бердәм итү өчен көч куярга тиеш.


Кадерле райондашларым!


Бу бәйрәм көннәрендә без киләчәккә зур өметләр баглыйбыз, яңа планнар корабыз. Яңа ел безнең өчен тагын да уңышлы булып, әһәмиятле вакыйгалар елына әйләнсен! Ул һәр гаиләгә иминлек, бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. Яңа ел белән! Яңа бәхет белән, кадерле райондашларым!


Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель ШӘЙДУЛЛИН Азнакай халкын Яңа ел белән котлый