Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Сезне якынлашып килүче Яңа - 2014 елбелән ихлас тәбриклим! Финишка якынлашканда ирешелгәннәргә йомгак ясар, нәтиҗә чыгарыр вакыт җитте. Узып баручы ел районыбыз өчен уңышлы булды. Без икътисадта, төзелештә, мәгарифтә һәм башка өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ирешеп, республикада алдынгылар сафына бастык. Торак йортлар һәм социаль объектлар төзелеше, юллар...

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!
Сезне якынлашып килүче Яңа - 2014 елбелән ихлас тәбриклим! Финишка якынлашканда ирешелгәннәргә йомгак ясар, нәтиҗә чыгарыр вакыт җитте.
Узып баручы ел районыбыз өчен уңышлы булды. Без икътисадта, төзелештә, мәгарифтә һәм башка өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ирешеп, республикада алдынгылар сафына бастык. Торак йортлар һәм социаль объектлар төзелеше, юллар һәм ишек алларын төзекләндерү бу­енча күләмле эшләр башкарылды.
Авыл хуҗалыгы районның өстенлекле юнәлешләреннән булды һәм шулай булып калачак та. 2013 елда респу­блика күләмендә югары - гектарыннан 26 центнер уңыш чыгып, 135 мең тонна ашлык җыйнап алдык.Соңгы ике елда мөгезле эре терлекләр саны 5 мең башка артты.
Авылларны төзекләндерү - районның иң мөһим бурычларыннан берсе. Авыл җирлекләрендә мәдәният йортлары ремонтланды, күп функцияле мәдәни үзәкләр төзелде, фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.
Бүген без Азнакай җитештерүчеләренә һәртөрле ярдәм күрсәтәбез. Базар, икмәк заводы, сөт комбинатын саклап калдык һәм аларны үстерү буенча эшләр дәвам итә.
Районыбызда демографик хәлнең яхшыруы күзәтелә. Быел яңа микрорайонда за­манча "Тамчыкай" балалар бакчасы ачылды, укыту-тәрбия комплексы төзелеп бетеп килә.
Узып баручы ел мәдәни һәм спорт чараларына бай булды. Безнең спортчылар һәм сәнгать коллективлары республика, илкүләм һәм халыкара ярышларда җиңү яулады­лар.
Без бу уңышларга тырыш, үз туган ягын яратучы, аның язмышы өчен җан атучы кешеләр ярдәмендә ирештек. Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Алга таба да районыбыз муллыгы, халыкның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез.

Хөрмәтле дуслар! Яңа ел һәрбер йортка татулык, байлык алып килсен, өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын! Барчагызга сәламәтлек, якты көннәр, уңышлар, күтәренке кәеф телим.
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады