Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Менә 2015 ел да тәмамланып килә. Гадәттә без бу чорда ел нәтиҗәләрен барлыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Тулаем алганда бу елда районның барлык өлкәләрендә дә яхшы гына уңышларга ирешелде. Төзелеш киң колач алып, торак йортлар калыкты, социаль мөһим биналар сафка басты. 2015 елгы нәтиҗәләр буенча шәһәребез "Татарстан...

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!
Менә 2015 ел да тәмамланып килә. Гадәттә без бу чорда ел нәтиҗәләрен барлыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
Тулаем алганда бу елда районның барлык өлкәләрендә дә яхшы гына уңышларга ирешелде. Төзелеш киң колач алып, торак йортлар калыкты, социаль мөһим биналар сафка басты. 2015 елгы нәтиҗәләр буенча шәһәребез "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" республика бәйгесендә беренче, ә Россиякүләм бәйгедә өченче урынны яулады.
Бу ел барлык илебез халкы өчен олуг юбилей елы булды - Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауның 70 еллыгын лаеклы рәвештә билгеләп үттек. Бу зур чара уңаеннан шәһәребездә Җиңү паркы төзелде, Мемориаль комплекска капиталь ремонт үтте, анда сугышта катнашкан барлык райондашларыбызның исемнәре уелган стелалар куелды, авылларда һәйкәлләр яңартылды.
Үсеп килүче буынга зур игътибар бирелә. Яшь талантларыбыз халыкара, илкүләм, республика бәйгеләрендәге уңышлы чыгышлары белән куандыралар. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Азнакайда "Чатыр тау - арена" универсаль спорт комплексы һәм Яңа Юл бистәсендә заманча балалар бакчасы ачылды.
Бүгенге көнгә яңа микрорайонда ЗАГС бүлеге дә урнашкан күп функцияле мәдәни үзәк, янәшәсендә инешле ял итү урыны булган төбәкне өйрәнү музее төзелде.
Районда юллар торышына аеруча игътибар бирелә. Шәһәргә кергән өлештә әйләнәле юл ясалып, хәзер ул шулай ук матур урыннарның берсенә әверелде.
Сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү - социаль иминлеккә нигез. Медицина хезмәте күрсәтү учреждениеләренең барсы да төзекләндерелде, 3 торак пунктта яңа фельдшер-акушерлык пунктлары, капиталь ремонттан соң балалар поликлиникасы кабаттан ишекләрен ачты.
Авыл хуҗалыгы район эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Районыбыз ел саен руспублика буенча югары уңыш алып килә. Терлекчелек тармагында да яхшы гына күрсәткечләр яуланды. Инде алга таба бурычыбыз - үз җирлегебездә җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату өчен барлык шартларны тудыру. Без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең күптәнге хыялы булган эшкәртү комплекслы заманча элеватор төзүгә керештек.
2016 ел да юбилейларга бай ел булачак. Районыбызның - 85, Актүбә бистәсе төзелү һәм «Азнакайнефть» идарәсенә нигез салынуның 60 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкбез. Без җирлегебездә яшәүче барлык хезмәтчәннәрнең, нефтьчеләребезнең уңышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аларга районыбыз үсешенә зур өлеш кертүләре өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бу көннәрдә шәһәребез, авылларыбыз бәйрәмчә бизәлгән утлары белән балкып тора, кешеләребез йөзендә шатлык чаткылары. Һәр гаиләдә, һәр йортта әнә шулай сөенечләр, мәхәббәт, иминлек-бәрәкәт кенә хакимлек итсен, һәркайсыбызның өмет-хыяллары чынга ашсын. Сезнең барчагызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, күтәренке кәеф телим, хөрмәтле райондашлар! Яңа ел белән!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады