Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Җәләтов “Азнакайнефть” идарәсе хезмәт коллективын Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле нефтьчеләр, нефть сәнәгате ветераннары! 2015 ел тәмамланырга да санаулы сәгатьләр генә калып килә. "Азнакайнефть" идарәсе коллективы өчен ул гади генә булмады. Шуңа да карамастан, коллективыбыз алда торган бурычларны үтәде, җитештерүнең төп күрсәткечләрен уңышлы башкарып чыкты һәм алдагы ел өчен ныклы база булдырды. Әлеге җиңүләргә чыгымнарны киметү буенча күрелгән комплекслы...

Хөрмәтле нефтьчеләр, нефть сәнәгате ветераннары!
2015 ел тәмамланырга да санаулы сәгатьләр генә калып килә. "Азнакайнефть" идарәсе коллективы өчен ул гади генә булмады. Шуңа да карамастан, коллективыбыз алда торган бурычларны үтәде, җитештерүнең төп күрсәткечләрен уңышлы башкарып чыкты һәм алдагы ел өчен ныклы база булдырды. Әлеге җиңүләргә чыгымнарны киметү буенча күрелгән комплекслы чаралар, яңа технологияләр үзләштерү, инновация эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә ирешелде. Нефть һәм газ табу идарәсе коллективы актив рәвештә фәнни-техник һәм рационализаторлык эше белән шөгыльләнде, зур күләмле социаль программаларны гамәлгә ашырды. Хезмәттәге югары уңышлар артында идарәнең барлык подразделениеләре эшчеләре, белгечләре, җитәкчеләренең фидакарь хезмәте тора. Төгәлләнеп килүче елда җир катламнарыннан 3 миллион 600 мең тонна нефть чыгарылды. "Азнакайнефть" идарәсенең юбилеена нефть ятмаларын үзләштерә башлаганнан бирле коллектив тарафыннан табылган кара алтынның гомуми күләме 489 миллион тоннадан артып китәчәк.
Нефтьчеләр үзләре яшәгән һәм эшләгән төбәкнең табигатен саклауга һәм социаль үсешенә дә зур өлеш кертәләр. "Татнефть" компаниясендә, шул исәптән безнең идарәдә дә алып барыла торган программа һәм проектлар нефть төбәгендә яшәүчеләрнең барысының да тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Нефтьчеләр календаренда бервакытта да җиңел еллар һәм юллар булмады. Без алдагы ел быелгысыннан җиңелрәк булыр дигән фикердән ерак. Әмма 2016 елга без яңа планнар һәм яңа өметләр белән аяк басабыз. "Азнакайнефть" идарәсе төзелүнең 60 еллыгын хезмәт уңышлары белән каршыларбыз дигән ышанычта калабыз!
Бәйрәмнәр уңаеннан коллективка Яңа елда ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, бәхет телим. Барлык өметләребез һәм теләкләребез дә тормышка ашсын, йортларыбызга иминлек һәм муллык иңсен! Яңа ел белән, дуслар!
Марат Җәләтов,
"Азнакайнефть" идарәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Җәләтов “Азнакайнефть” идарәсе хезмәт коллективын Яңа ел белән котлады