Бөек композитор Петр Чайковскийның тууына 175 ел тулуга багышлап Әлмәттә уздырылган республика музыкаль-теоретик олимпиадада Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рамина Ибраһимова (укытучысы - Нәфисә Смакова) өч номинация буенча да җиңү яулады. Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнарыннан катнашкан 85 конкурсант арасыннан Рамина музыка әдәбияты һәм белеме буенча - беренче, сольфеджио буенча икенче урынны...
Бөек композитор Петр Чайковскийның тууына 175 ел тулуга багышлап Әлмәттә уздырылган республика музыкаль-теоретик олимпиадада Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рамина Ибраһимова (укытучысы - Нәфисә Смакова) өч номинация буенча да җиңү яулады. Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнарыннан катнашкан 85 конкурсант арасыннан Рамина музыка әдәбияты һәм белеме буенча - беренче, сольфеджио буенча икенче урынны алды. Ул шулай ук күптән түгел Чистайда узган башкару осталыгы буенча республика конкурс-фестиваленннән дә беренче дәрәҗә лауреат булып кайтты.
Нет комментариев