Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәт шәһәрендә республика буенча үткәрелгән газ һәм төтен агуыннан саклану буенча ярышның 1 нче этабы булып узды

Янгын сүндерүчеләр әлеге бәйгене үзләренең хезмәттәшләренә, янгын сүндерү вакытында үз эшләрен башкарганда һәлак булганнарга багышладылар.

Шушы көннәрдә Татарстан республикасы көньяк көнчыгыш районнарында урнашкан янгын сүндерү бүлекләре вәкилләре Әлмәт шәһәрендә республика буенча үткәрелгән газ һәм төтен агуыннан саклану буенча ярышның 1 нче этабы булып узды. Янгын сүндерүчеләр әлеге бәйгене үзләренең хезмәттәшләренә, янгын сүндерү вакытында үз эшләрен башкарганда һәлак булганнарга багышладылар. Газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте вәкилләре - янгын сүндерү бүлегенең иң мөһиме, алар янган өйгә, кара төтен тулган бинага иң беренче кереп кеше гомерен коткаручылар. Газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте вәкилләре үз гомерен куркыныч астына куеп кеше гомерен саклап калучылар.

Газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте вәкилләренә янып кара төтенгә әйләнеп барган, кайнар очкын эчендә эшләүчеләр өчен иң төпле һәм аңлы эш итү тәртибе кирэк. Әлеге белемнәрен тикшерер өчен 13 янгын сүндерү бүлеге газ һәм төтен агуыннан саклану хезмәте вәкилләре - иң яхшы үз һөнәренең иясе исеменә лаек булыр өчен, өйрәнү-ойрәнчек полигонында көч сынаштылар. Узган бәйгедә безнең дә Азнакай шәһәре 24 нче янгын сүндерү бүлеге вәкилләре катнашып үтте. Әлмәт янгын сүндерү бүлеге вәкилләренә генә алда урын биреп 24 нче янгын сүндерү булеге командасы катнашучылары- Ганиев Рөстәм, Мирмиев Равиль, Марданшин Флорид һәм Кәримуллин Индир үзләренең чын һөнәр иясе булуын, хезмәттә баш бирмәүләрен күрсәтеп 3 нче урынны яулап кайттылар. Бүлекчә командиры Рафаэль Фарукшин кул астында кабатланган катгый өйрәнүләр, әлеге бәйгедә зур уңышка ия булды.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев