Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык

Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов Әлкәй авылында гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы Хөршидә Исламованы бүләкли. 27 сентябрьдә "Акчарлак" ресторанында Өлкәннәр көне узды. Алтын көзнең мул табынлы чорында ел саен әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелә. Бу - сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, алны-ялны белми завод-фабрикаларда, басу-кырларда тир...

Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов Әлкәй авылында гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы Хөршидә Исламованы бүләкли.

27 сентябрьдә "Акчарлак" ресторанында Өлкәннәр көне узды.
Алтын көзнең мул табынлы чорында ел саен әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелә. Бу - сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, алны-ялны белми завод-фабрикаларда, басу-кырларда тир түккән, бүгенге якты көнебезгә нигез салган ветераннарабызга хөрмәт һәм ихтирам билгесе.
Тантаналы кичәдә ветераннар хәрәкәте активистларын район җитәкчелеге котлады, аларга иң җылы, изге теләкләрен һәм тирән рәхмәт хисләрен җиткерде, "Азнакай районы ветераннар советы - 40 ел" медальләре тапшырылды. Үзешчән сәнгать осталары исә бәйрәм табынын ямьләп, иң матур җыр-моңнарын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык